Пластмассалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 76:
 
==Кеше сәламәтлегенә йогынтысы==
[[АКШ]] галимнәре раслаганча, кеше [[организм]]ында табылган "пластик" матдәләрнең 80 проценты пластик тәрәзәләр, җиһазлар, ә иң күбе савыт-саба аша кергән. Зарарлы матдәләр савыттан ашамлыкка күчә. Полимерлар үзләре генә зыянлы түгел, аларны төрле технологик өстәмәләр, эретмәләр кушып ясыйлар, шулар кеше организмын агулый. Зарарлы матдәләр азыкны савытта саклаганда яки җылытканда бүленеп чыга. Әйтик, бер төрле пластикны [[микродулкынлы мичтәмич]]тә җылыту тыелса, икенче төрен юарга да ярамый. Мисал өчен: полихлорвинил – аның төп өлеше хлордан тора. Бу төр пластиктан эчемлекләр салу өчен шешәләр, косметика савытлары, бер тапкыр кулланылыштагы савыт-сабалар эшлиләр. Полимер берникадәр вакыттан соң зыянлы матдә бүлеп чыгара башлый. Ул шешәдән суга, тәлинкәдән ашамлыкка күчә һәм турыдан-туры организмга эләгә.
 
Пластик шешәләргә [[чәй]] яки исерткеч эчемлекләр салучылар да бар. Базарларда пластик шешәләрдә [[сөт]] яки май сатыла. Бакчачылар өчен биш литрлы шешәләр чиләк, канистр ролен үти. Ә кайберәүләр шул шешәләрне күтәреп, шифалы, изге су алырга йөри һәм суны айлар, еллар буе шунда саклый. Экспертлар фикеренчә, ул шешәләргә судан башка әйбер дә салырга ярамый һәм пластик [[савыт-саба]] бер тапкыр файдаланылганнан соң кабат кулланылырга тиеш түгел. Дөрес, шешә ябык вакытта, анда [[кислород]] кергәнче, пластикның зыяны юк. Ачкач кына шешә тотрыклы үзлеген югалта. Изге суларны пластик шешәдә түгел, пыяла савытларда саклыйлар. Аңа чәй яки [[алкоголь]] эчемлекләр дә салмагыз.