Пластмассалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 56:
Үтә термопластик материал буларак, полистиролдан төрле формадагы бик күп төрле әйберләр ясыйлар. Яхшы диэлектрик буларак, аны электр- һәм радиоаппаратура детальләре, кабель изоляциясе җитештерү өчен тоталар. Аннан декоратив бизәү әйберләре, төрле панельләр, тышлагыч плиталар һәм бик күп башка нәрсәләр ясыйлар. Ул көнкүреш әйберләре — яктырту аппаратурасы, савыт-сабалар, галантерея әйберләре, балаларга уенчыклар һәм башка нәрсәләр эшләү өчен киң кулланыла.
Полистиролның куллану мөмкинлекләрен чикләп килгән кимчелекләреннән берсе — бәрелгәндә чагыштырмача тиз уалучан булуы. Хәзерге вакытта полимерны синтезлау процессында каучук кулланып, бәрелүгә чыдамлы полистирол (бәрелү үзлеге зур булган) табалар. Хәзер күбрәк шундый полистирол кулланалар.
Полистирол полимерга күбекләндерүче матдәләр өстәп пенополистирол табалар. Андый полистирол ябык күзәнәкле катып калган күбек структурасын ала. Бу материал бик җиңел. Пенополистирол, җылылык һәм тавыш изоляцияләүче материал буларак, төзелештә, [[суыткычлар]] техникасында, [[мебель]] җитештерү промышленностенда кулланыла. Аның белән үткәргеч торбаларны изоляциялиләр, транспортлана торган приборларны, азык продуктларын һ. б. төрәләр.
 
''Полиметилметакрилат'' — төссез, үтә күренмәле һәм яктылыкка чыдамлы каты матдә. Ул бәрелгәндә уалмый, кислота һәм селте эремәләренә бирешми. Үтә күренмәле булуы аркасында полимерны органик пыяла дип йөртәләр. Аны буярга да мөмкин. Гадәттәге силикат пыяладан аермалы буларак, органик пыяланы механик ысуллар белән теләгәнчә эшкәртергә, ябыштырырга мөмкин.