Һинд ярымутравы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 8:
| Ил = Һиндстан
}}
'''Һинд ярымутравы''' ({{lang-hi|हिन्दुस्तान}} ''Hindustān'', {{lang-ur|ہندوستان}}) — [[Азия]]нең көньягында урнашкан ярымутрау. Мәйданы — 2 млн км². Ярымутрауның барлык территориясе [[Һиндстан]] дәүләтенә керә.
Көнбатышта [[Гарәпстан диңгезе]], көнчыгышта Һинд океанының [[Бенгалия култыгы]] белән чиктәш. Төньяк чиге шартлы рәвештә [[Һинд елгасы]] дельтасы белән [[Ганг елгасы]] дельтасы арасында үткәрелгән. Ярлары тәбәнәк һәм аз ергаланган. Шактый өлешен [[Декан яссытаулыгы]] били. Аның көнбатыш биегрәк өлеше — Көнбатыш Гат таулары Гарәпстан диңгезенә таба текә тау битләре белән өзелә. Көнчыгышта ''Көнчыгыш Гат'' исеме астында мәгълүм төрле чыгышлы кантарлы массивлар төркем бар. Ярымутрауның иң биек урыны — Анаймуди тавы (2698 м).
Ташкүмер, тимер вә марганец мәгъдәннәре чыганаклары бар.
Климаты — субекваториаль климатына күчүче тропик климаты. Төньякта тропик муссонлы, җәй яңгырлы. Уртача температуралар гыйнварда 21…29°, майда 30…40°. Еллык явымнар саны эчке районнарда 500 — 700 мм, төньякка караган җилгә каршы торган тау битләүләрендә 3000 миллеметргача.
Төп елгалар — Нармада, Тапти, Маһанади, Годавари, Кришна һ.б., яңгырлардан туеналар. Су, нигездә, сугару өчен файдаланыла.
[[төркем:азия]]
|