Өченче рейх: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
18mk (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 58:
|s8 = Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте
|flag_s8 = Flag of SFR Yugoslavia.svg
|девизшигарь = {{lang-de|Ein Volk, ein Reich, ein Führer}}<br />(«Бер халык, бер империя, бер юлбашчы»)
|башкала = [[Берлин]]
|шәһәрләр = [[Берлин]], [[Вена]], [[Мюнхен]], [[Гамбург]]
Юл номеры - 147:
[[Файл:28 Nazi Germany 1940.jpg|thumb|right|250px|Нацист Алманиясенең 1940 елгы совет дөнья атласы буенча харитасы. [[Генерал-губернаторлык (Өченче рейх)|Генерал-губернаторлык]] «Алмания дәүләт мәнфәгатьләре өлкәсе» дип күрсәтелгән.]]
 
'''Өченче рейх''' ({{lang-de|Drittes Reich}} – «Өченче империя», «Өченче падишаһлык»; шулай ук '''Нацист Алманиясе''') – [[Алман империясе|Алман дәүләтенең]] [[1933 ел]]ның [[24 март]]ыннан <ref>[http://www.nazireich.net/forum/viewtopic.php?t=4116&sid=8bc8d649c69ac977ef80bd859b5a272b [[Адольф Һитлер]]га гадәттән тыш хокуклар бирүче һәм диктатура төзүгә нигез салучы «[[Гадәттән тыш хокуклар турында канун (1933)Халык һәм рейхны яклау турында]]» канун кабул ителү]</ref><ref>Дата шартлы рәвештә бирелә. [http://www.hrono.ru/organ/3reich.html Кайбер чыганакларда Өченче рейхның нигезләү көне итеп 1933 елның 30 гыйнвары да күрсәтелә]</ref> [[1945 ел]]ның [[23 май|23 маена]] кадәр рәсми булмаган атамасы.
 
Әдәбиятта һәм һисториографиядә Өченче рейхны [[нацизм|нацист]] [[Алмания]]се, [[фашизм|фашист]] Алманиясе дип тә атыйлар. Соңгы истилах <ref>термин</ref> күбрәк совет әдәбиятында кулланыла, ләкин ул төгәл түгел, чөнки [[Италия]]дә [[Бенито Муссолини]] урнаштырган фашист режимы белән [[Һитлер]] режимы арасында сәяси төзелеш өлкәсендә дә, идеология буенча да җитди аермалар бар<ref>[http://remake.net.ru/forums/index.php?showtopic=61698 Фашизм һәм нацизм. Аермалар һәм охшашлыклар]</ref>.
 
Бу чордагы Алмания [[бер фиркале система]]лы һәм өстенлекле идеологиясе ([[милли социализм]]) булган [[тоталитаризм|тоталитар]] <ref>[http://dic.academic.ru/dic.nsf/enc_philosophy/794/%D0%9D%D0%90%D0%A6%D0%98%D0%9E%D0%9D%D0%90%D0%9B НАЦИОНАЛ-СОЦИАЛИЗМ<!-- Заголовок добавлен ботом -->] </ref> дәүләт була, җәмгыятьнең барлык өлкәләре контрольдә тотыла, кискен расизм идеологиясе була. Нацист идеологиясе буенча сайланган милләт - арийләр, аларга буйсынган милләтләр, аларның коллары һәм юк итәсе иң түбән кирәксез милләтләр (яһүдләр, чегәннәр, славяннар) бар. Шушы мәрхәмәтсез идеологияне тормышка ашыру өчен нацист Алманиясе буйсындыру сугышларын башлаган. Нацист идеологиясе коммунистик идеологиягә (коммунистларның интернационализм сәясәте сәбәпле) кискен каршы булган һәм дошманнар буларак санаган.
 
Өченче рейх тышкы сәясәте [[1938 ел]]дан башлап территориаль һәм сәяси экспансиягә омтылу белән тасвирлана: 1938 елның мартында [[Австрия]]нең аншлюсы оештырыла (ул Алмания биләмәләренә кушыла<ref>[http://vivovoco.rsl.ru/VV/JOURNAL/NEWHIST/AUSTRIA.HTM VIVOS VOCO: А.О. Наумов, "1938 елгы Австрия аншлюсы Версаль системасының кризисы буларак"<!-- Заголовок добавлен ботом -->]</ref>), 1938 ел сентябре – 1939 ел мартында Алманиягә [[Чехия]] <ref>[[1938 елгы Мюнхен килешүе]]</ref> һәм [[Клайпеда төбәге]] кертелә, 1939 елның хәрби кампаниясе нәтиҗәсендә [[Данциг ирекле каласы]] һәм [[Польша]] җирләренең бер өлеше кушыла<ref name="Eberhardt">{{китап|автор=Piotr Eberhardt|башлык=Political Migrations in Poland, 1939–1948|ел=2006|бит=24}}</ref>.