Җидегәнчелек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
Яла ягу, талантлы язучыларны пычрату эшен журналист М. Парсин башлап җибәрә: “Җидегән” — 1928 елда Уфада оешкан татар язучылары оешмасы. Оештыручылары: фабрикант улы Кутуй, сәүдәгәр улы Минский һәм динче-милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае Нәкый Исәнбәт һәм мәгълүм [[Зыя Камали]]ның кияве Сәйфи Кудаш керәләр...”.<ref>[[Тәлгать Галиуллин]]. Тарих сабаклары... // Казан утлары. 2008. №5.</ref>
 
1930 елның 13 августында [[Төхфәт Ченәкәй|Т.Ченәкәй]]нең 1930 елның [[Башкортстан (гәзит)|«Башкортстан»]] гәзитендә «Җидегән» турында объектив булмаган, «үзтәнкыйть» мәкаләсе чыга. Бу мәкалә авторга дивиденд бирмәсә дә, анда исемнәре аталган татар язучылары [[ОГПУ]] оператив күзәтүенә эләгәләр.
 
1930 елның 31 августында ТАПП (Татарская ассоциация пролетарских писателей — Пролетар язучыларының Татарстан ассоциациясенең) гомуми җыелышы булып, анда бик иркенләп «җидегәнчелек» мәсьәләсе тикшерелә һәм «тиешле» карар кабул ителә. Төп докладчы [[Гомәр Гали|Г.Гали]] була. Җыелышта [[Төхфәт Ченәкәй|Т.Ченәкәй]]нең «[[Башкортстан (гәзит)|Башкортстан]]», Ф.Мобарьнең «[[Кызыл Татарстан]]» гәзитләрендә чыккан мәкаләләре, [[Гадел Кутуй|Г.Кутуй]]ларның аңлатма язулары тикшерелә. «Җидегән» оешмасы яшерен һәм контрреволюцион буларак сыйфатлана. Нәтиҗәдә Исәнбәт, Кудаш, Кутуй, Минский РАППтан чыгарылалар (Ченәкәйне инде аңарчы «чистарттылар»), әдәби эшчәнлектән читләштерделәр.
 
«Җидегән» исеме, имеш, аның составында җиде язучы булганга күрә бирелгән. Ләкин канга сусаган журналистлар, партия эшлеклеләре, «без — эшчедән чыккан» дип күкрәк киереп, шигырь, роман язган булып йоргән талантсызлар җиде белән генә канәгатьләнергә теләмиләр. «Без — пырлитар язучылары» дип күкрәк сугып йоргән уртакул язучы [[Ләбиб Гыйльми|Л.Гыйльми]], мәсәлән, аларның санын тугызга җиткерә: [[Гали Рәхим|Г.Рәхим]], [[Нәкый Исәнбәт|Н.Исәнбәт]], Т.Ченәкәй (псевдонимы — Сәмави), [[Мәхмүт Бөдәйли|М.Бөдәйли]], [[Фәтхи Бурнаш|Ф.Бурнаш]], Г.Кутуй, Н.Гальгаф, [[Габдрахман Минский|Г.Минский]], [[Сәгыйть Агиш|С.Агиш]]. Кайбер әләкләрдә бу исемлеккә журналист З.Галине дә кертәләр.