Фармакология: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
к {{Фәннәр}}
Юл номеры - 1:
'''Фармакология''' (гр. pharmakon дару + logos тәгълимат) — дару матдәләренең организмга йогынтысын өйрәнә һәм аларны куллану күрсәткечләрен, ысулларын һәм шартларын билгели торган фән. Баштарак Ф. дару матдәләре турындагы барлык мәгълүматларны да колачлаган; алга таба аннан фармацевтика фәннәре: фармакогнозия, фармация, фармацевтик химия аерылып чыккан. Бүгенге Ф. — күпчелек дару матдәләренең тере организмнарга йогынтысын өйрәнә торган эксперименталь, биологик фән. Медицина һәм ветеринария Ф.ләре бар. Медицина Ф.сенең бурычы — кешедәге авыруларны кисәтү, дәвалау өчен дару матдәләренең йогынтысын өйрәнү һәм аларны эзләү. Ветеринария Ф.се дару матдәләренең хайван организмына йогынтысын (фармакодинамика), аларны терлек авыруларын профилактикалау (фармакопрофилактика) һәм дәвалау өчен куллануны өйрәнә.
{{Фәннәр}}
 
{{Medicine-stub}}