Низами Гәнҗәви: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 34 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q234908 (translate me)
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Җәмалетдин Ильяс ибне Йосыф Низами Гәнҗәви''' ({{lang-fa|نظامی گنجوی}} – ''Nezâmi Ganjevi'', {{lang-az|Nizami Gəncəvi}}, якынча [[1141 ел|1141]], [[Гәнҗә]], бүгенге [[Азәрбайҗан]] – якынча [[1209 ел|1209]], шунда ук) – [[фарсы теле]]ндәге шигърият классигы. Аның мирасы [[Азәрбайҗан]]да, [[Таҗикстан]]да, [[Иран]]да һәм [[Әфганстан]]да милли буларак югары бәяләнә.
 
== ӘсәрләреТормыш юлы ==
Тумышы белән [[Азәрбәйҗан]]ның [[Ганҗә]] шәһәреннән, милләте ягыннан [[азәрбәйҗан]] булса да, әсәрләрен, нигездә, [[фарсы теле]]ндә иҗат иткән. Ул — фарсы эпик поэзиясенә сөйләм телен һәм реалистик өслүб алып килгән, әдәби әсәр тудыруның яңа стандартларын эшләп биргән сүз остасы. Шагыйрь күп телләр белгән, фәлсәфә, тарих, медицина, математика, астрономия, алхимия, риторика белән кызыксынган, музыка, хәрби сәнгать, архитектура, рәсем сәнгате, дин гыйлеме, диннәр тарихы, иран мифологиясе өлкәсендә дә тирән белемгә ия булган. Болар барысы да аның шигъри әсәрләрендә чагылыш тапкан, ә каләмен ул бик яшьли чарлаган.
 
Низаминың барлык яшәеше туган шәһәре белән бәйләнгән. “Сарай шагыйре” булудан баш тартып, ирекле һәм бәйсез иҗат юлын сайлаган. Шулай да, традицияләргә тугры калып, кайбер әсәрләрен феодалларга, хөкүмәт җитәкчеләренә, идарәчеләргә дә багышлаган. Аларга турыдан-туры хезмәт итмәсә дә, хакимият, сарай хуҗалары аны хөрмәт иткән, әсәрләре өчен матди ярдәм дә күрсәткәләгәннәр.
 
== Иҗат==
Низамига дөньякүләм танылуны «Хәмсә»се алып килә. Ул түбәндәге әсәрләрне берләштерә:
* [[Серләр хәзинәсе]]
* [[Хөсрәү вә Ширин]]
Строка 30 ⟶ 36 :
* [[Җиде гүзәл]]
* [[Искәндәрнамә]]
 
Низами әлеге җыентыгын 30 еллап иҗат итә. Анда кешелек җәмгыяте, халыклар бәхете, иҗтимагый гаделлек турындагы фикерләрен бирә. Һәр әсәрендә диярлек хыялга мөрәҗәгать итә.
 
Моннан тыш аның тагын 20 мең бәетне берләштергән “Диван”ы булганлыгы билгеле. Безнең көннәргә аннан 116 газәл, 30 робагый, берничә касыйдә һәм кыйтга гына килеп ирешкән.
 
Низами кешеләр ирекле, бәхетле яшәүче җәмгыять турында хыяллана, үз әсәрләрендә шуның модельләрен тәкъдим итә. Шулай ук ул һәр әсәрендә диярлек хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен калкытып куя, нәфис затларны ирләр белән тигез күрә, хәтта аларны акыллырак та итеп сурәтли. Ширин, Нушәбә образларын тудырып, Низами хатын-кыз акылы алдында баш июен, аларның һәр яктан камил зат, ирләр белән тигез дәрәҗәгә лаеклы булуларын кабат-кабат раслый.
 
Низами иҗаты Шәрык әдәбиятының гына түгел, Бөтендөнья әдәбиятының зур казанышы, зур хәзинәсе. В.Гете аны “һәр халыкның, һәр заманның иң даһи 7 шагыйренең берсе” дип санаган. 1991 ел шагыйрьнең тууына 850 ел тулу уңае белән ЮНЕСКО тарафыннан Низами Ганҗәви елы дип игълан ителгән һәм дөньякүләм бик күп төрле мәдәни чаралар үткәрелгән.
 
== Чыганаклар ==
* Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.
 
{{Портал|Шәхесләр}}
{{rq|stub}}
 
{{DEFAULTSORT:Гәнҗәви, Низами}}