Гомәр Хәйям: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 37:
Туган шәһәре Нишапурга әйләнеп кайтканда инде аңа сиксән яшьләр чамасы була. Аннан соң озак та тормый, сиксән өч яше тулып килгәндә (1131 елның 4 декабрендә) Гомәр Хәйям дөнья куя.
 
== ИҗатыИҗат ==
Бөтен дөньяга үзенең «[[робагый]]» дип аталган дүрт юллык шигырьләре белән билгеле. [[Алгебра]]да өченче дәрәҗә тигезләмәләренең классификациясен төзи һәм аларны конуссыман кисемнәр ярдәмендә чишү ысулын тәкъдим итә. [[Иран]]да [[XI гасыр]]дан башлап бүгенгәчә кулланылышта булган календарь төзүе белән мәгълүм.
 
Хәйям — гыйсьянчы шагыйрь. Җирдән, тормыштан канәгатьсезлек белдерә, ә моның чыганагы — гаделсезлек. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләгә дә тел-теш тидерә, робагыйларына атеистик тенденцияләр үтеп керә. Иҗатында дин әһелләрен тәнкыйтьләү беренче урында тора. Аллаһның барлыгын, берлеген таный, шул ук вакытта Коръәндәге мотивлар белән дә бәхәсләшә. Шул рәвешле хакыйкать эзли.
 
Гомәр Хәйямиҗатында [[хәмер]] мотивы зур урын алып тора. Аның робагыйларына бәйле әдәбиятта хәйямчелек хәрәкәте барлыкка килә. Ул шәрабне мактап, дөньяга куанып яшәргә мөмкин, дип белдерә. Шулай ук дөнья авырлыкларыннан, үлемнән курыкмыйча, хис-тойгы белән уртак тел табып яшәргә мөмкин, дип саный. Ул эчкечелекне мактаганга, бертуктаусыз эзәрлекләнә.
 
Төп идеяләре — икейөзлелекне һәм монафикълыкны фаш итү, шәхес иркенә чакыру. Гомәр Хәйям кешене зурлый, аны табигатьнең таҗы дип саный. Кеше бөеклеге алдында баш ия.
 
Аның шигырьләре фикергә бай. Робагыйларының беренче 3 юлы еш кына укучыны киеренкелектә тота, төп фикер соңгы 4 юлда гына ачыла. Иҗаты бик нык каршылыклы, чөнки робагыйларында төрле полюста яткан күренеш-мотивлар бергә очраша. Ул гыйсьянчы, материалист, идеалист, философ, скептик та, бала кебек саф күңелле шәхес тә.
 
{{commonscat|Omar Khayyam}}
== Сылтамалар ==
{{reflist}}
 
== Чыганаклар ==
* [http://kitap.net.ru/hayam/1.php Робагыйлар.] [[Нури Арсланов]] тәрҗ. һәм сүз башы.
* Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.
 
[[Төркем:Фарсы телле шагыйрьләр]]