Кәшифә Тумашева: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
Шушы чорда Кәшифәдә режиссер булу теләге уяна. Аны тормышка ашыру теләге белән Тумашевлар 1923 елда Казанга кайталар.Ул Татар театр техникумында укый башлый. 1926 елда укуын тәмамлый һәм профессиональ театр артисты һәм режиссер дипломы ала. Аны техникумда режиссер-педагог итеп эшкә калдыралар. 1928-1931 елларда бер үк вакытта Татарстан радиосында эшли, аның беренче дикторы була.
1931 елда К.Тумашева [[Мәскәү театр институтына]] (ГИТИС) укырга керә. Әмма ире үлү сәбәпле укуын туктатып торырга мәҗбүр була. Шулай да, бик зур матди кыенлыклар кичерүенә карамастан, 1939 елда институтны тәмамлауга ирешә һәм Казанга кайтып Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Бу Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы аякка басу чорларын эченә алган гаять авыр һәм катлаулы еллар була. Шушы чорда К.Тумашева театр сәхнәсендә утызга якын спектакль куя.
Академия театрында зур тәҗрибә туплаган К.Тумашева 1955 елда Республика күчмә театрына (хәзер [[Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры|К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры]]) баш режиссер итеп билгеләнә. Аның өчен тагын да җаваплырак, катлаулырак иҗади эзләнүләр чоры башлана.
К.Тумашева Татар театр техникумында, аннан соң академия театры каршында оештырылган студиядә актерлык осталыгы дәресләре укытып бик күп сәләтле яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтә, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчеләр хәзерләү өчен оештырылган драма студиясендә укыта.
К.Тумашева режиссер Равил Тумашев, архитектура докторы Нияз Халитов һ.б. күренекле шәхесләрне биргән Тумашевлар династиясенең нәсел башы.