Шәраб: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
 
==Ясау һәм саклау технологиясе==
Шәраб ясау түбәндәге операцияләрдән тора: чималны ваклау һәм җимеш сабын аеру, сосла хәзерләү, сосланы әчетү, ферментация, спиртлау (“куертылган” шәраб ясаганда), шәрабны мичкәләрдә калдырып өлгертү һәм махсус эшкәртү (фильтрация, пастеризация һ.б.)
 
Шәраб, гадәттә, сатуга бөкеле [[пыяла]] шешәдә яки катыргыдан ясалган төрелмәдә (бу очсыз сортларга карый) чыгарыла.
Пластик бөкеле шәраб дөрес сакланмый, шуңа күрә аның сыйфатына зыян килә. Калай бөке [[Яңа Зеландия]]дән, [[Австралия]] һәм [[Чили]]дан китерелә торган берничә төрдәге ак шәрабта гына була. Агач бөкенең дә бөтенме, әллә җыелганны (прессланган) икәнен карарга кирәк. Прессланып ясалган бөке начаррак – аларны инде кулланылуда булганнарыннан ясыйлар һәм мондый бөке, штопорны борып кертүгә, таркала башлый. Бөтен бөкеләр шәрабны яхшырак саклый.<ref>[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/186897.htm Яхшы шәрабны сатып алуның ун кагыйдәсе]</ref>