Польша: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 187:
Польшада [[ташкүмер]], [[күкерт]], табигый газ, [[көмеш]] казып алына, корыч эретүдә ил Аурупада адынгы урыннардан берсендә тора. Күмер дәүләт ягулык-энергетика балансының нигезен тәшкил итә. Ташкүмер Югары Силезиядә, Валбжих һәм [[Люблин]] бассейннарында, көрән күмер дә казып чыгарыла. Электр станцияләре, нигездә, күмер кәннәре (шахталары) тирәсендә төзелгән. Җылылык электр станцияләрдә елга уртача 135,3 млрд. кВсәг электр эшләп чыгарыла. [[Бакыр]], кургаш рудалары, азрак микъдарда нефть тә чыгарыла.
 
Дәүләт ихтыяҗлары өчен зарур нефтьнең 90% өлешеннән күбәрәге чит илләрдән сатып алына. Нефтьне эшкәртү сәнәгатенең төп үзәкләре — [[Плоцк]] һәм [[Гданьск]]. Читтән китерелгән тимер руда һәм җирле кокс нигезендә эшләүче металлургия заводлари (шул исәптән, [[Краков|Краковтагы]] металлургия комбинаты һәм мәшһүр "Катовице" комбинаты) Югары [[Силезия]] агломерациясендә урнашкан. Төсле металлургия сәнәгате тәркибендә бакыр ([[Глогув]], [[Легница]]), кургаш, рух ([[Катовице]], Буковно, Мястечко-Слёнске) вә алюминий (Конин) заводлары бар. Сәнәгатьнең төп тармаклары булып торучы машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате төрле мәхсулат эшләп чыгара. Көймәләр төзү (Гданьск, [[Гдыня]], [[Щецин]]), очкычлар төзү ([[Варшава]], Мелен, Свидвин), вагон вә локомотивлар төзү (Свидница, Зелена-Гура, [[Вроцлав]], [[Познань]], Хшанув), автомобильләр төзү (Варшава, Стараховице, Елч, [[Люблин]], Ныса), тракторлар төзү (Варшава) үсеш алган. Шахта һәм металлургия заводлары өчен технология әсбап-җиһазлары, кою, химия, азык-төлек, агач эшкәртү, төзелеш материаллары эшханәләре өчен комплект әсбап-җиһазлары, станоклар, көймә йөрткечләре, электр моторлар, һ.б. нәрсәләр эшләп чыгарыла. Химия сәнәгатендә күкерт әчелеге, минераль ашламалар, сода, хлор, пластмасса, синтетик тола, каучук эшләп чыгаручы эшханәләре бар. Төп үзәкләре — [[Тарнув]], Освенцим, [[Плоцк]], [[Быдгощ]]. Фармацевтика, фотохимия, парфюмерия (Варшава, [[Лодзь]], Краков), резина, цемент, шешә, фарфор-фаянс, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, аяк киеме, тегүчелек сәнәгате бар. Тукымачылык (җеп, җитен, трикотаж), азык-төлек ([[шикәр]], спирт-арақ, ит, май, балык, [[тәмәке]]) сәнәгать тармаклары үсеш алганнар. УрманнардәУрманнарда агач хәзерләнә.
 
=== Авыл хуҗалыгы ===
Дәүләт мәйданының 61% — [[авыл хуҗалыгы|авыл хуҗалыгына]] яраклы җирләр. Хосусый фермер хуҗалыклары өстенлек итәләр. Дәүләт хуҗалыклары, ширкәтләр һәм авыл хуҗалыгы түгәрәкләре да бар. Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары: [[арыш]], [[бодай]], [[арпа]], [[солы]], [[бәрәңге]], шикәр чөгендере һ.б. Терлекчелек өлеше зур. [[Мөгезле эре терлек]], [[дуңгыз]], [[сарык]], [[ат]] һ.б. сугымга симертелә.
 
=== Транспорт ===
Транспортның нигезен тимер юллар тәшкил итәләр. Тимер юллар озынлыгы — 23 420 км, автомобиль юллары озынлыгы 412 264 км. Елга көймәчелеге үсеш алган. Төп диңгез портлары — Гданьск, Гдыня, Щецин. Диңгез сәүдә флотының тоннажы — 1,8 млн. тонна [[дедвейт]]. Төп халыкара аэропорты — Окенсе ([[Варшава]] янында).
 
== Моны да карагыз ==