Эскадра мина ташучысы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Эскадра мина ташучысы''' (эсминец) ({{lang-ru|эскадренный миноносец, эсминец}}) – каршы якның (дошман…»
(аермасы юк)

29 дек 2014, 18:13 юрамасы

Эскадра мина ташучысы (эсминец) (рус. эскадренный миноносец, эсминец) – каршы якның (дошманның) су асты көймәләрен һәм су өсте корабларын (судноларын) һәлак итү өчен кулланыла торган хәрби кораб. Шул ук вакытта диңгез буенча күчеп йөрүче яки диңгез сугышында катнашучы зур су өсте корабларын саклау өчен дә файдаланыла. Шулай ук күзәтүче һәм дозор хезмәтендә дә кулланыла. Десантны диңгез ярына төшергәндә артиллерия уты белән ярдәм итә ала. Тиешле урынга миналардан чикләү куйганда файдаланылырга мөмкин.

Эскадра мина ташучысы

Тарих

Эскадра мина ташучылары 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышыннан соң Русия империясе хәрби –диңгез флотында мөстәкыйль класска аерып исәпләнә башлый.

Техник күрсәткечләре

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында

  • Эскадра мина ташучыларының сусыешлыгы 1000-1300 т
  • Тизлеге 30-37 диңгез узелы (55-68,5 км/сәг.)
  • Пар турбиналары, казаннары нефть форсункасы белән эшли
  • 4 ике көпшәле 450 мм һәм 533 мм лы торпеда аппаратлары
  • 4 88 мм һәм 102 мм лы туплар

Озак еллар дәвамында әлеге класс кораблары арасында иң яхшысы булып «Новик» эсминецы (1913-1944 елларда сафта була) санала.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында эсминецлар иң күп санлы һәм универсаль кораблар классы булып тора.

1980 елларда

Чит ил эсминецларының техник күрсәткечләре
  • Сусыешлыгы 8000 т
  • Тизлеге 36 диңгез узелы (66,7 км/сәг.)
  • Төрле максатлар өчен яраклы ракеталар белән коралланган
  • 130 мм калибрлы артиллерия туплары
  • Торпеда аппаратлары
  • Су асты көймәсенә каршы җиһазлар
  • Вертолетлар

Чыганаклар

Яшүсмерләр өчен хәрби-диңгез сүзлеге. М., 1988.ISBN 5-7030-0298-2