Вахит Хаков: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Адель Юсупов (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
Адель Юсупов (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 22:
==Тәрҗемәи хәл==
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков [[1926 ел]]ның 16 августында [[Татарстан Республикасы]]ның Буа район , [[Күзби ]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. 8 нче сыйныфны күрше Килдураз авылында тәмамлый. Аннары Бөек Ватан сугышы башлана, 17 яше дә тулмаган егет гаскәри хезмәткә алына. Япониягә каршы сугышларда катнаша, яралана. Монголиянең Чойбалсан шәһәрендә башланган хәрби поход аның өчен Кытайдагы Сары диңгез буенда тәмамлана.
Хәрби хемәттән кайткач, ул Тәтеш педагогия
1964 елны Вахит Хөҗҗәтовичка доцент исеме бирелә. 1971 елда ул Алма-Ата шәһәрендә «Татар әдәби теленең һәм стильләрнең үсеш тарихы» дигән темага мең биткә якын күләмдәге докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән дәрәҗә ала. Ә 1973 елда аңа профессор дигән исем бирелә. Шул елларны татар теле кафедрасында җитәкчелек тә итә. Бүген шул кафедраның профессоры. Аның төп фәнни юнәлеше — төрки һәм татар әдәби телләре тарихы, әдәби телдә стиль категорияләренең үсеше, төрки-татар язма ядкарьләре теле. Шулай ук тел белеменең терминология, лексикология, фразеология, орфография, сөйләм культурасы тармакларына, мәктәптә һәм югары уку йортларында язучылар телен өйрәнүгә зур игътибар бирә. 1993 елда басылып чыккан «Татар әдәби теле тарихы», 2003 елда гына дөнья күргән «Тел — тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла. Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше Болгар дәүләте, Алтын Урда чорындагы дәүләтләр, Казан ханлыгындагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карала, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теленең нормалары һәм стильләре арасындагы мөнәсәбәт тикшерелә. «Тел — тарих көзгесе» китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы күренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнелә.
|