Төньяк Боз океаны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 86:
 
== Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре ==
Ярларын бу океан сулары юа торган илләр өчен Төньяк Боз океаны бик зур әһәмияткә ия. Океанның кырыс табигате анда файдалы казылмалар эзләүне кыенлаштыра. Шулай да Карск һәм БаренңБаренц ярлары буенда нефть һәм табигый газ ятмалары эзләп табылган инде.
 
Океанның биологик байлыклары зур түгел. [[Атлантика]] яны районында балык тоталар һәм суүсемнәр җыялар, тюлень аулыйлар. Океанда кит аулау бик нык чикләнгән.
 
[[Төньяк диңгез]] юлы|Төньяк диңгез юлын]] үзләштерү үткән гасырның 30 нчы елларында гына башланды. [[Төньяк диңгез юлы]] — [[Арктика]]да суднолар йөрүнең төп магистрале, ул [[Европа]] һәм Ерак Көнчыгыш портлары арасын шактый нык кыскарта. Төньяк диңгез юлы [[Себер]]не үзләштерүдә гаять зур роль уйный. Бу юл белән [[Себер]]гә җиһазлар һәм азык-төлек алып баралар, аннан агач һәм руда кайтаралар. Навигация 2—4 айлап дәвам итә, ә аерым урыннарда, бозваткычлар йөреп торганда, ул озаккарак сузыла. Эре портлар: [[Мурманск]], [[Беломорск]], [[Әрхәнгелск|Архангельск]], [[Диксон]], [[Тикси]], [[Певек]] (Русия); [[Тромсё|Тромсө]], [[Тронхейм|Тронһейм]] ([[Норвегия]]); Черчилль ([[Канада]]). [[Төньяк диңгез]] юлы эшен тәэмин итү өчен, безнең илдә махсус хезмәт күрсәтү оештырылган: поляр авиация, яр буенда һәм йөзмә бозларда метеорологик станцияләрнең бөтен бер челтәре төзелгән.
 
Төньяк Боз океанын кыю кешеләр — «полярниклар» (котыпчылар) өйрәнә. Котыпчы булу [[профессия]] белән генә түгел, бәлки географик эшчәнлек белән дә билгеләнә. Кешенең куәтле техникадан файдалануына карамастан, Төньяк Боз океанында эшләү кыен һәм куркыныч. Котыпчыларга кыюлык һәм батырлык, чыдамлык һәм хезмәт сөкәчәнлек кенә түгел, бәлки югары һөнәри осталык та хас.