Сания Гыйффәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
|Сайт =
}}
{{мәгънәләр|Кадыйрова}}
'''Сания Гыйффәт''', чын исеме '''Сания Хәбирҗан кызы Кадыйрова''' ([[1899 ел|1899]], [[Чистай]] — [[1957 ел]]ның [[12 апрель|12 апреле]], [[Әнкара]]) — [[татар]] [[шагыйрь|шагыйрәсе]], [[язучы|прозаик]], [[драматург]], [[публицист]], [[мөгаллим]], [[татар эмиграциясе]]нең [[Төркия]]дәге күренекле [[вәкил]]е.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Ул [[1899 ел]]да [[Чистай]]да [[сәүдәгәр]] [[гаилә]]сендә туа. Әнисе Галия бик иртә вафат була. Кечкенә Сания үз чоры өчен укымышлы булган әбисе тәрбиясендә үсә. Бераздан Санияне әнисенең туганы — [[Томск]]ида яшәгөн һәм шунда чыккан [[«Сибирия» газетасы]]нда эшләгән Фатыйма Фәридә үз гаиләсенә ала. Белемгә, яңалыкка омтылышы зур булган Сания Фатыйма Фөридәнең [[татар теле|татар]], [[төрек теле|төрек]], [[рус теле|рус]] язучыларының әсәрләреннән торган шактый зур китапханәсендәге китаплар аша дөнья белән таныша. Фатыйма Фөридәнең [[җәдитчелек|җәдитче]] һәм [[феминизм|феминистик]] карашлары да аңа нык тәэсир итә.
 
== Башлангыч иҗаты ==
Сания Гыйффәт бик яшьли галим, милләтпәрвәр [[Закир Кадыйри]]га кияүгә чыга. Сания Гыйффәтнең Закир Кадыйри [[Уфа]]да чыгара торган [[«Тормыш» газетасы]]нда шактый гына шигырьләре, мәкалаләре басыла. Бу чорда ул милләт тормышын кайгырткан, милләт борчуларын үзәккә куйган «Ни өчен?», «Үткән вакыт», «Ничек уйлыйсың?» кебек шигырьләре белән милли шагыйрә булып таныла.
 
Строка 32 ⟶ 35 :
Милли-мәдәни мөхтәриятнең Милли идарәсе Совет хөкүмәте карары белән куып таратылганнан сон, исә аның «Юк!», «Кая сез?» дигән шигырьләре языла.
 
== Чит илдә мөһаҗирлектә ==
[[1918 ел]]ның җәендә Милли идарө өгьзалары Уфадан чыгып качарга мәҗбүр булалар. Алар белән бергә Милли идарәнең Мәгариф министрлыгы әгъзасы булган Закир Кадыйри да [[Петропавловск]] шәһәренө кача, аның артыннан тормыш иптәше Сания Гыйффәт тә Петропавловскига килә, соңрак ире артыннан [[Манчжурия]]гә китә. Сания Гыйффәт төрки халыкларның мәктәбендә татар телен, әдәбиятын укыта башлый. Ләкин Закир Кадыйри [[Төркия]]гә китә. Сания бары тик ике елдан сон гына, ике баласы белән, зур авырлыклар, кыенлыклар кичеп, ире янына Төркиягә килеп җитә ала.
 
==== Төркиядә ====
Биредә яшәгәндә дә Сания Гыйффәт шигырьләр, драма әсәрләрен яза, [[Гаяз Исхакый]] чыгарган [[«Милли юл» журналы|«Милли юл»]], [[«Яңа милли юл» журналы|«Яңа милли юл»]] журналларында аның шигырьләре һәм мәкалаләре басыла. Шулай ук ул 3акир Кадыйриның язган хезмәтләрен, шул исәптән [[гарәп теле|гарәпчәдән]] [[төрек теле|төрекчәгә]] тәрҗемә иткән «Милләтләр һәм хөкемдарлар тарихы»ның биш томлыгын чистага күчерергә дә булышкан.
 
==== Финляндиядә ====
[[1937 ел]]да Сания Гыйффәт гаиләсе [[Финляндия татарлары]] чакыруы белән [[Финляндия]]гә күчеп китәләр. Закир Кадыйри андагы мөселман җәмгыятен җитәкли, ә Сания Гыйффәт балалар укыта, аларны укыту өчен «Уку китабы» дигән дәреслекне дә үзе төзи. Бу чорда [[Румыния]], [[Эстония]]дән күчеп килгән татарлар белән берлектә Финляндия татарлары тарафыннан аның большевиклар золымын сүрәтләгән «Хәят борчуы» исемле драмасы сәхнәләштерелә. Ә «Тормыш көзгесе» исемле 4 пәрдәлек драмасы [[1937 ел]]да [[Хельсинки]]да китап итеп басыла.
 
== Яңадан Төркиядә ==
[[1939 ел]]да гаилә кире Төркиягә әйләнеп кайта һәм гомерләренең ахырына кадәр инде шунда яши. Алар Төркиядәге татар мөһаҗирләреннән [[Садри Максуди]], [[Камал Локман]], [[Хәмит Зөбәер]], [[Гаяз Исхакый]], [[Фуад Туктаров]]лар белән аралашып яшиләр.