Киев Русе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Сура → Сыры using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 89:
* 1) Идел буе Болгары белән Киев Русенең бөек кенәзе [[Владимир I]] арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң ([[985]]), кенәз [[Владимир I]] болгарларның [[икътисад]]и яктан өстенлеген таный ('''«... все они в сапозех»''') һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый ('''«им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»'''), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
* 2) [[Идел буе Болгары]] дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән [[1006]] елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
* 3) [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы [[1221]] елгы килешү. Болгарлар русларның [[Бөек Устюг|Устюг]] шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның [[Ашлы]] шәһәрен ([[1220]]) яулап алу [[сугыш]]ларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, [[Ука]] елгасы буенда урнашкан кайбер [[мордва]] [[авыл]]лары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
* 4) [[1229]] елгы [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы килешү ([[1229]]). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән Сыры елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә '''ачлык афәтеннән котылу''' чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
 
Юл номеры - 102:
[[1362]] елда [[Зәңгәр Сулар сугышы]]ннан соң Киев шәһәре [[Бөек Литва кенәзлеге]]нә кушылган.
 
Шулай итеп 13-14 гасырларда Борынгы урыс дәүләте таркалганнан һәм буйсындырганнан соң өлешчә Алтын Урда дәүләте эченә, өлешчә - бәйлелегенә, Бөек Литва кенәзлеге эченә эләккән. Борынгы урыс дәүләтенең варислары - [[Алтын Урда]] бәйлелегеннән 15-16 гасырда чыккан - [[Мәскәү]] дәүләте, һәм 17-18 гасырда [[Речь Посполитая]] дәүләтеннән сугышып чыккан [[Украина]] һәм [[Белоруссия]] булалар.
 
== Моны да карагыз ==