Чехия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 50:
 
[[1999 ел]]дан Чехия [[НАТО]] әгъзасы, [[2004 ел]]дан ул [[Аурупа Берлеге]]нә керә.
 
== Тарих ==
Чехия территориясендә кеше палеолит дәвереннән башлап яши. Безнең эрага кадәр 400-елларда бу бирдә кельтләр, б.э. 1 гасырда кельт кабиләләрнең бойи төркеме яшәгән (Чехиянең латыйн һәм алман исеме Боһемия шуннан чыккан). Беренче меңъеллык уртасында Чехиядә славян кабиләләре күпчелекне тәшкил итә башлады. 7 гасырда Чехия җирләрендә ''Само дәүләте'', 9—10 гасыр башында Бөек Моравия дәүләт составына кергән. 10 гасырда пәйда булган Прага кенәзлеге башлангыч чех дәүләтенең үзәге булып калды. 1198 елда кыйраллыкка әйләнде. 1310—1437 елларда чех җирләре Люксембурглар династиясе биләмәсе составында булган.
 
15 гасырның беренче ярымында Чехиядә көчле иҗтимагый-инкыйлаби, милли-азатлык хәрәтләре булып үттеләр (мәсәлән Гусчылар хәрәкәте). 1526 елда Чехия Һабсбурглар империясе составына мохтарият (автонномия) хокукы белән кергән. 1618—20 елларда чех күтәпрелешләрне бастырылганнан соң, аның провинциясенә әйләнде. 18 гасырның азагы — 19 гасырның беренче ярымында чех теле, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен милли хәрәкәт үсеш алды. 19 гасырның 30—40 елларында ул сәяси төс ала башлады. 1867 елда [[Австрия-Маҗарстан|Австрия-Маҗарстанның]] Австрия өлеше составына керде.
 
1918 елда [[Австрия-Маҗарстан]] таркалгач, Чехия Словакия белән берләшеп мөстәкыйль [[Чехословакия]] Җөмһүриятене тәшкил иттеләр.
== Дәүләт төзелеше ==
Чехия — суверен, демократик дәүләт. Гамәләдге конституциясе 1992 елның 16 декабрендә кабул ителгән һәм 1993 елның 1 гыйнвардан көчен кергән. [[Дәүләт]] башлыгы — президент, ул парламентның ике пулатлары тарафыннан 5 ел мөддәтенә сайланыла. Канун чыгаручы органы — депутатлар палатасы һәм Сенаттан гыйбарәт парламент. Башкарма хакимият органы — президент тарафыннан тәгаенләнгән хөкүмәт.