«Инфекцион авырулар» битенең юрамалары арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «'''Инфекцион авыру''' — авыру тудыргыч микроорганизмнар барлыкка китергән авыру, алар авыру кеше…»)
 
 
Диагностика өчен эпидемиологик анамнез, клиник, лаборатор һәм инструменталь тикшерү мәгълүматлары файдаланыла.
Дәвалау: медикаментоз (микробка каршы чаралар), иммунотерапия, патогенетик синдромаль терапия, авыр формаларда — дезинтоксикация чаралары һ.б. инфекцион авырулар аеруча хәвефле өзлегүләре: инфекцион токсикоз шогы, тромбогеморрагик синдром, баш мие ялкынсынуы, кискен тын юллары, йөрәк-кан тамырлары, [[бөер]], [[бавыр]] эшчәнлегенең зәгыйфь һ.б. инфекцион авырулар искәртү өчен санитария-искәртү һәм эпидемиягә каршы чаралар үткәрелә; прививкалауның календаренә ярашлы, халыкка В гепатиты вирусы, дифтерия, кызамык, кызылча, [[полиомиелит]], чәчәтмә, [[туберкулез]], йогышлы тартышу авыруы, эпидемик паротитка каршы планлы вакцинация эшләнә. Организмның инфекцион авыруларга каршы специфик булмаган резистентлыгын күтәрүгә сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, физик культура белән шөгыльләнү, иммунитетны күтәрүче һәм витаминлы препаратлар куллану, фитотерапия һ.б. булышлык итә. Инфекцион авырулар барлыкка килү сәбәпләрен, механизмнарын, аларны танып белү, дәвалау һәм искәртү ысулларын клиник медицинаның шул ук исемле бүлеге өйрәнә, ул иммунология, микробиология, паразитология һәм эпидемиология белән тыгыз бәйле. 18—19 гасырларда инфекцион авырулар каршы тиешле көрәш чаралары һәм квалификацияле медицина ярдәме булмавы, халыкның яшәү кимәле түбән булуы аркасында шул авыру киң таралган була; алар халык, бигрәк тә балалар үлеменең төп сәбәпчеләренең берсе булган. Актив искәртү (иммунизация), яңа даруларкуллану, санитария-эпидемиология хезмәтен оештыруны камилләштерү 1950—60 нчы елларда халыкның корсак тифы, вируслы А гепатиты, [[дизентерия]], [[дифтерия]], [[талпан энцефалиты]], чәчәтмә, кызылча, [[бизгәк авыруы]], кискен эчәк инфекцияләре, сальмонеллёз, йогышлы тартышу чире авыруы һәм эпидемик паротит шикелле инфекцион авырулар киметү буенча искәртү чараларының нәтиҗәле системасын булдыруга булышлык итә.
 
==Хайваннарның инфекцион авырулары==
33 970

правок