«Әхмәтзәки Вәлиди» битенең юрамалары арасында аерма

== Тормыш юлы ==
Зәки Вәлиди [[1890 ел]]ның [[10 декабрь|10 декабрендә]] [[Уфа губернасы]] [[Эстәрлетамак өязе]] (хәзерге [[Башкортстан]]ың [[Ишембай районы]]) [[Көзән (Ишембай районы)|Көзән]] авылында мулла гаиләсендә туа. Бабасы Әхмәтҗан [[типтәрләр]] нәселеннән була, атасы Әхмәтша башкортлыкка языла.<ref>Калимуллина Г. Т. Генеалогия рода Валидовых // А. А. Валидов — организатор автономии Башкортостана. У истоков федерализма в России (1917—1920). Документы и материалы. Ч. 1. — Уфа: Китап, 2005, С.364-368.</ref> КГБ алып барган шәхси эшендә аның милләте [[татар]] дип язылган.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/24879642.html Вәлидинең милләте татар дип язылган. Соңрак башкорт дип тә өстәлгән] </ref>
Тарихчы Салават Исхаков язганча, 1917 елга кадәр Вәлиди татар үзен татар итеп күрсәтергә тырыша, ә 1917 ел вакыйгаларыннан соң башкорт булып китә.<ref>С. М. Исхаков А. З. Валидов: Пребывание у власти // Отечественная история, 1997, № 6, С.69-70. </ref>
 
[[Гарәп теле|Гарәп]], [[фарсы теле|фарсы]], [[рус теле|урыс]] телләрен Әхмәтзәки сабый чактан ук әйбәтләп үзләштерә. Башта әтисенең мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң [[Үтәк (Гафури районы)|Үтәк]] авылында укый.
33 970

правок