Баймак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
18mk (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 58:
}}'''Баймак''' ({{lang-ru|Баймак}}, {{lang-ba|Баймаҡ}}) — шәһәр, [[Баймак районы]]ның административ үзәге (1930 елдан алып). [[Башкортстан]]ның Урал аръягының көньягында, [[Уфа]]дан көньяк-көнчыгышка 489 км һәм [[Сибай]] тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка таба 35 км ераклыкта [[Таналык]] елгасы буенда урнашкан. Мәйданы — 139 км². Халкы (мең кеше): 1920 елда — 2,5; 1939 — 11,3; 1959 — 10,6; 1989 — 15,8; 2002 — 17,2; 2010 — 17,7. Милли составы (2002): [[башкортлар]] — 69,8%, [[урыслар]] — 23,1%, [[татарлар]] — 5,1%.
 
== Тарихи белешмә ==
1844—50 елларда [[Верхнеурал өязе]] Бөрҗән волосте Буранбай (Асыл) авылы башкортлары үз җирләрендә Таналык авылы буларак нигез һала. Башка мәгълүматләр буенча, 18 гасыр уртасында Таналык елгасы буенда [[Кананикольск]] заводы һәм Преображенск заводының металл базасы буларак Таналык-Баймак (икенче исеме волость старшинасы Баймак Бикбулатов исеменнән) исеме белән нигезләнгән. Башкорт ихтилалы (1755—56) вакытында яндырыла, 1850 елда Бөрҗән волосте Буранбай (Асыл) авылы кешеләре тарафыннан тергезелә. 1866 елда ауыл Таналык (Баймак) исеме белән теркәлгән, 23 йортта 131 кеше яшәгән, малчылык белән шөгыльләнгәннәр. 19 гасырның 70 че елларда биредә сибелмә алтын яткылыклары эшкәртелә башлагач, урыслар күчеп утырган. 1900 елда Таналык исеме белән исәпкә алынган (31 йортта 172 кеше). Мәчет, урыс-башкорт мәктәбе булган, ярминкәләр үткәрелгән.
 
1912 елда авыл тирәсендә Таналык-Баймак заводы төзелгән. 1920 елда Таналык һәм Баймак авыллары теркәлгән, алар 1925-30 елларда бер Баймак авылы кушылган. 1928 елдан алып эшчеләр бистәсе, 1930 ел — Баймак-Таналык районының, 1933 елда — Баймак районының административ үзәге. 1938 елда хәзерге статусын ала; Баймак эченә Әбделмөэмин авылы кергән.
 
==Икътисад==
Баймак “Баймакгазспецстрой” ЯАҖ, икмәк заводы, ит-консерва комбинаты, катнаш мал азыгы заводы, “Башкиргеология” ААЙ экспедициясе, ПМК һ.б. эшли. Баймак аша [[Сермән]] – [[Амангилде (Әбҗәлил районы)|Амангилде]] - Баймак, [[Магнитогорск]] - Ира автомобиль юллары үтә.