«Имам әл-Газали» битенең юрамалары арасында аерма

4 байта добавлено ,  6 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к
[[1085 ел]]да [[Коръән]]не тирәнтен үзләштергән һәм аны оста итеп тәфсир кылучы буларак, аны вәзир Низам әл-Мөлек Исфаһанга китертә һәм Иранны яулап алган сәлҗүк солтаны Мәлик шаһ сараена хезмәт итәргә күндерә. Мәгълүм булганча, шул чорларда шунда ук бөек шагыйрь, математик һәм астроном [[Гомәр Хәйям]] да яши. Бу ике шәхеснең очрашуы турында риваят бар. Имеш, бервакыт Гәзәли [[Исфаһан]]дагы [[обсерватория]]гә килә һәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк [[Гомәр Хәйям]] белән озаклап әңгәмә кора.
 
Гыйлем эстәүнең әһәмиятен тирәнтен аңлаган Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны илдә берничә урында [[дарелфөнүн]] ачарга күндерә. Мәгърифәт учаклары кодрәт иясе вәзир хөрмәтенә “Низамийя” исеме белән аталалар. 1091 елда [[Багдад]] шәһәрендәге “Низамийя”гә вәзир Ислам дине хокукын – фикъһ мөгаллиме итеп Гәзәлине җибәрә. Мәгәр аның укытучылык эшчәнлеге нибары дүрт ел гына дәвам итә. Тәхет тирәсендә вакыйгалар куера. Вәзир Низам әл-Мөлек һәм Мәлик шаһ фетнәчеләр тарафыннан явызларча үтерелә һәм сәлҗүкләр империясеннән бәрәкәт качып, ызгыш-тарткалашлар башлана. Белгечләр фаразлаганча әлеге куркыныч вакыйгалар тәэсирендә, әллә инде башка сәбәпләр беләнме галим авыруга сабыша һәм Шамнан (Багдадтан) хаҗ сәфәренә чыгып китә. Хаҗдан соң Гәзәли суфиларга кушыла. Дистә еллар буе дәрвиш булып михнәтләр, җәбер-золымнар чигеп, аларны үз җилкәсендә татып, гади халык арасында бер каладан икенчесенә күченеп йөреп гомер кичерә.
 
Илбашы тәхете тирәсендә, кадер-хөрмәттә көн күргән ошбу олуг галим вә фикер иясенең шушы гамәле аның биографларын бүгенгәчә гаҗәпкә калдыра. Ялан аяклы киндергә төренгән, биштәр аскан мосафир үзе кебек аркадашлары һәм мөритләре белән Сүрияне гизә, [[әл-Кодс]] (Иерусалим) һәм [[Искәндәрия]] (Александрия) калаларына сәфәр кыла. Биштәрендә кибеп беткән арыш икмәгенең кыерчыгы белән галимнең исемен гасырларда мәңгеләштергән дүрт калын кулъязма дәфтәр йөри. Ислам дине тарихында әлеге фундаменталь хезмәт “Иман турында фәннең яңадан торгызылуы” (“Воскрешение наук о вере”). Галим анда суфыйчылык тәгълимәтен вә ортодоксаль исламны килештерүгә ирешә. Һәм шуның өчен ул исән чагында вә бакыйлыкка күчкәч тә дин Исламга яңа сулыш бирүче буларак таныла. Ниһаять, фарсы тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар тына һәм ил белән идарә итү Мәлик шаһның улы – солтан Баркьярүк кулына күчә. Әлбәттә шаһның баш вәзире итеп Низам әл-Мөлекнең улы Фәһр әл-Мөлек билгеләнә. Нәкъ менә шушы яшь вәзир Гәзәлине эзләтеп шаһ сараена кайтара һәм аны остаз итеп университетка билгеләтә. Галим һәм философ алты ел дәвамында мәгърифәт нурын тарата. Шуннан соң туган якларына — Хорасанга үзенең туган шәһәренә кайтып хөрмәткә, суфыйларның рухи җитәкчесе – шәех дәрәҗәсенә ирешә, әмма үзенең мәктәп-мәдрәсәсен ачарга өлгерми кала — [[1111 ел]]да 53 яшендә “дарелфәнәдан дарелбакыйга күченә”. Моннан нәкъ тугыз гасыр элек яшәгән галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм остазның фикерләре, карашлары аның хезмәтләре еллар аша урта гасырларда ук [[Европа]]га барып ирешә, бөек [[немец]] философы [[Гегель]] тарафыннан да бик югары бәяләнә.
79 055

правок