Нагайбәкләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Янбәк (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Янбәк (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 17:
|чыгуы =
}}
'''Нагайбәкләр''' — [[татарлар]]ның [[православие]] динендәге этнографик төркеме. [[2002 ел]]га халык саны — 9,6 мең кеше, күпчелеге [[Чиләбе өлкәсе]]ндә яши. Телләре — [[татар теле]]нең [[нагайбәк сөйләше]].
 
Нагайбәкләр [[Чиләбе өлкәсе]]нең [[Нагайбәк районы]] [[Кили]], [[Сарашлы]], [[Бакалы (Чиләбе өлкәсе)|Бакалы]], [[Яңа Авыл (Париж)|Париж]], [[Астафьевский (Чиләбе өлкәсе)|Астафьевка]], [[Требиятский|Требия]] авылларында һәм [[Чибәркүл районы]] [[Варламово (Чиләбе өлкәсе)|Варлам]], [[Попово (Чибәркүл районы)|Попово]], [[Болотово (Чиләбе өлкәсе)|Болотово]], [[Краснокаменка]], [[Ключевка 2-я]] авылларында яшиләр. [[1924 ел]]га кадәрге административ бүленеш буненча бу авыллар [[Оренбург губернасы]]ның [[Верхне-Уральск өязе]]нә караганнар. Рус армиясенең Италия, Германия, Франция белән булган сунгышларда ирешелгән уңышларын мәңгеләштерү максатыннан чыгып, нагайбәк авылларына Кассель, Фершампенуаз, Остроленко, Требий, Париж һ. б. исемнәр бирелгән<ref>В. Н. Вите век и и. Сказки, загадки и песни нагайбаков, стр. 257.</ref>.
 
Нагайбәкләрнең килеп чыгышлары, кем булулары белән галимнәр күптәннән кызыксына. Нагайбәкләрне [[Казан ханлыгы]] җимерелгәч үк чукындырылган [[Арча ягы]] татарлары дип исәплиләр, аларны чукындырылган [[нугайлар]] дип карыйлар. Алар үзләрен «иске ил [[керәшен]]нәре» дип атыйлар. Нагайбәкләрнең һәм элекке [[Казан губернасы|Казан]], [[Уфа губернасы|Уфа]] губерналарында яшәгән керәшеннәрнең теле бер-берсеннән бик аз аерыла. Үзатамалары элегрәк [[Бакалы районы]] [[Нагайбәк (Бакалы районы)|Нагайбәк]] крепосте тирәсендә яшәгәнлектән килә.
 
Күренекле совет этнографы С. А. Токарев, беренчеләрдән бунлып, нагайбәкләрне татар халкының бер төркеме итеп карый. Ул аларны Нагайбәк крепосте тирәсендә яшәгән, XVIII гасыр азакланрында аннан Чиләбе өлкәсенең Верхне-Уральск өязенә күчерелгән, керәшен татарлары дип исәпли<ref>С. А. Токарев. Этнография народов СССР. М., 1958, стр. 180-181.</ref>. Соңгы елларда чыккан башка хезмәтләрнең авторлары да нагайнбәкләрне татар халкының аерым бер этнографик төркеме (керәшен-татарлары) итеп таныйлар.<ref>Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967, стр. 52Ч53; Н. А. Б а с-каков. Введение в изучение тюркских языков. М., 1969, стр. 287.</ref>
 
[[1736 ел]]га кадәр нагайбәкләр казнага ясак, ә [[башкорт]] җирләренннән файдаланган өчен оброк түләп киләләр. Ләкин башкорт восстанниеләрендә катнашмаган һәм рус дәүләтенә турылыклы булган өчен алар ясактан азат ителәләр, башкортлардан арендага алып торган җирләре үзләренә беркетелә һәм барысы да казак сословиясенә күнчереләләр8.
 
Бу төркем халык башта иске һәм яңа керәшеннәр исеме астыннда йөртеләләр<ref>ГАОО, ф. 683, д. 7. М., 160-161; ЦГАДА, ф. 350, д. 4644.</ref>. [[1736 ел]]дан соң йомышлылар сословиенсенә күчерелгән керәшеннәр белән яңа салынган Нагайбәк крепосте идарә итә, ә аңа буйсынган [[керәшен татарлары]]н тирә-яктагы халыкнлар нагайбәклеләр яки нагайбәкләр дип йөртә башлый.
 
XVIII гасыр урталарында [[Башкортстан]] территориясендә бернинкадәр тынычлык урнаша. Шулай итеп, мондагы хәрби көчләрне Оренбург далаларындагы чик сызыкларына (линияләргә) күчерү мөмнкинлеге туа<ref>Записки генерал-майора Ивана Васильевича Чернова. ЧТрз'ды Оренбургской ученой комиссии, вып. XVIII. Оренбург, 1907, стр. 108.</ref>. [[1842 ел]]ның 26 февраль указы буенча Бакалы, Нагайнбәк станицаларына караган авыллардан 1250 нагайбәк казагы семьянлары белән Верхне-Уральск өязенә күчереп утыртыла.
 
 
[[Төркем:Керәшен татарлары]]