Фирдәвес Гарипова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
NRG (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Фирдәвес Гарипова''' — татар [[ономастика]]сы, [[топонимия]]се һәм [[гидронимия]]се өлкәләрен өйрәнгән, педагоглар әзерләгән олуг галимә. Филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993). Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе (1995, 2003).
 
Фирдәвес Гариф кызы Гарипова 1941 елның 7 декабрендә ТАССРның [[Биектау районы]] [[Кодаш (Биектау районы)|Кодаш]] авылында туган, гаиләдә сигезенче бала була. [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетын 1965 елда тәмамлаганнан соң, Биектау районы [[Ямаширмә]] урта мәктәбендә укыта ул. 1966-70 елларда Республика фәнни китапханәсендә китапханәче булып эшләп ала. 1974 елдан – [[СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты]]нда. Исем-атамасын 1996 елдан алыштырган әлеге фәнни учреждениедә – ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 40 еллап фәнгә хезмәт итә, гомерен җәмгыятебезнең шушы әһәмиятле өлкәсенә багышлый. Институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре булып хезмәт куя. 1976 елдан [[Казан дәүләт педагогия институты]]нда студентларга хәзерге заман татар әдәби теле ([[лексикология]]), татар әдәби теле тарихы, татар теленең тарихи грамматикасы буенча белем бирә, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр яза. 1991 елда "Татарстан гидронимиясе" дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
 
Фирдәвес Гарипова татар авыллары тарихын (ә алар 900дән артып киткән), сулыкларның географик атамаларын өйрәнеп, аларның исемнәренең килеп чыгышы турындагы күп санлы китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында язмалары һәм чыгышлары белән танылган, гомумән, татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрендә абруйлы белгеч, 2 дистәдән артык монография һәм сүзлек язып бастырган.
 
Фирдәвес Гарипова [[2014 елдаел]]да, [[4 ноябрьдәноябрь]]дә Казанда вафат булган. Биектау районының [[Олы Битаман]] авылы зиратында җир куенына иңдерелде.
 
== Чыганаклар ==