Фирдәвес Гарипова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 11:
| гражданлык = {{ССРБ байрагы}}<br/>{{RUS}}
| милләт = [[татар]]
| үлем датасы = 64.11.2014
| үлем җире = [[ТАССР]], {{Туу җире|Дөбьяз районы|Биектау районында}}, [[Кодаш (Биектау районы)|Кодаш]]
| әти =
Юл номеры - 24:
'''Фирдәвес Гарипова''' — татар [[ономастика]]сы, [[топонимия]]се һәм [[гидронимия]]се өлкәләрен өйрәнгән, педагоглар әзерләгән олуг галимә. Филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993). Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе (1995, 2003).
 
Фирдәвес Гариф кызы Гарипова 1941 елның 7 декабрендә ТАССРның [[Биектау районы]] [[Кодаш (Биектау районы)|Кодаш]] авылында туган. [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетын 1965 елда тәмамлаганнан соң, Биектау районы [[Ямаширмә]] урта мәктәбендә укыта ул. 1966-70 елларда Республика фәнни китапханәсендә китапханәче булып эшләп ала. 1974 елдан – [[СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты]]нда. Исем-атамасын 1996 елдан алыштырган әлеге фәнни учреждениедә – ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 40 еллап фәнгә хезмәт итә, гомерен җәмгыятебезнең шушы әһәмиятле өлкәсенә багышлый. БерИнститутының үклексикология вакыттаһәм (0,5диалектология ставкага)бүлеге баш фәнни хезмәткәре булып хезмәт куя. 1976 елдан [[Казан дәүләт педагогия институты]]нда озак еллар студентларга хәзерге заман татар әдәби теле ([[лексикология]]), татар әдәби теле тарихы, татар теленең тарихи грамматикасы буенча белем бирә, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр яза. 1991 елда "Татарстан гидронимиясе" дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
 
Фирдәвес Гарипова татар авыллары тарихын (ә алар 900дән артып киткән), сулыкларның географик атамаларын өйрәнеп, аларның исемнәренең килеп чыгышы турындагы күп санлы китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында язмалары һәм чыгышлары белән танылган, гомумән, татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрендә абруйлы белгеч, 2 дистәдән артык монография һәм сүзлек язып бастырган тел галимәсе - [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты]]ның лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре.
 
Фирдәвес Гарипова 2014 елда, 4 ноябрьдә Казанда вафат булган. Биектау районының [[Олы Битаман]] авылы зиратында җир куенына иңдерелде.
 
== Чыганаклар ==
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/08/103385/ Филология фәннәре докторы, профессор Фирдәвес Гарипованың гомер сәгате туктады...]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/08/103385/ 900дән артык татар авылын өйрәнгән Фирдәвес Гарипова вафат]
* [http://www.azatliq.org/content/article/26684107.html Татар ономастикасы галимнәренең сафлары сирәгәя]
 
 
[[Төркем:Татар теле галимнәре]]