Җидегәнчелек: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 4:
Яла ягу, талантлы язучыларны пычрату эшен журналист М. Парсин башлап җибәрә: “Җидегән” — 1928 елда Уфада оешкан татар язучылары оешмасы. Оештыручылары: фабрикант улы Кутуй, сәүдәгәр улы Минский һәм динче-милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае Нәкый Исәнбәт һәм мәгълъм [[Зыя Камали]]ның кияве Сәйфи Кудаш керәләр...”.<ref>[[Тәлгать Галиуллин]]. Тарих сабаклары... // Казан утлары. 2008. №5.</ref>
1930 елның 31 августында ТАПП (Татарская ассоциация пролетарских писателей — Пролетар язучыларының Татарстан ассоциациясенең гомуми җыелышы булып, анда бик иркенләп «җидегәнчелек» мәсьәләсе тикшерелә һәм «тиешле» карар кабул ителә. Төп докладчы [[Гомәр Гали|Г.Гали]] була. Җыелышта [[Төхфәт Ченәкәй|Т.Ченәкәй]]нең «[[Башкортстан (гәзит)|Башкортстан]]», Ф.Мобарьнең «[[Кызыл Татарстан]]» гәзитләрендә чыккан мәкаләләре, [[Гадел Кутуй|Г.Кутуй]]ларның аңлатма язулары тикшерелә. «Җидегән» оешмасы яшерен һәм контрреволюцион буларак сыйфатлана.
«Җидегән» исеме, имеш, аның составында җиде язучы булганга күрә бирелгән. Ләкин канга сусаган журналистлар, партия эшлеклеләре, «без — эшчедән чыккан» дип күкрәк киереп, шигырь, роман язган булып йоргән талантсызлар җиде белән генә канәгатьләнергә теләмиләр. «Без — пырлитар язучылары» дип күкрәк сугып йоргән уртакул язучы [[Ләбиб Гыйльми|Л.Гыйльми]], мәсәлән, аларның санын тугызга җиткерә: [[Гали Рәхим|Г.Рәхим]], [[Нәкый Исәнбәт|Н.Исәнбәт]], Т.Ченәкәй (псевдонимы — Сәмави), [[Мәхмүт Бөдәйли|М.Бөдәйли]], [[Фәтхи Бурнаш|Ф.Бурнаш]], Г.Кутуй, Н.Гальгаф, [[Габдрахман Минский|Г.Минский]], [[Сәгыйть Агиш|С.Агиш]]. Кайбер әләкләрдә бу исемлеккә журналист З.Галине дә кертәләр.
Алга таба барган тикшерү «Җидегән» берләшмәсенең мифик булуын ачыклаган.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
* Вәлиев Р.К.
[[Төркем:Татар әдәбияты]]
|