Җидегәнчелек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
'''«Җидегәнчелек»''' — 1930 елда бер төркем татар әдәбиятчыларына карата контрреволюцион, милләтчел берләшмә төзүдә гаепләүгә нигезләнгән сәяси эш.
 
Яла ягу, талантлы язучыларны пычрату эшен журналист М. Парсин башлап җибәрә: “Җидегән” — 1928 елда Уфада оешкан татар язучылары оешмасы. Оештыручылары: фабрикант улы Кутуй, сәњдәгәрсәүдәгәр улы Минский һәм динче-милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае Нәкый Исәнбәт һәм мәгълъм [[Зыя Камали]]ның кияве Сәйфи Кудаш керәләр...”.<ref>[[ТәлгатТәлгать Галиуллин]]. Тарих сабаклары... // Казан утлары. 2008. №5.</ref>
 
1930 елның 31 августында ТАПП (Татарская ассоциация пролетарских писателей — Пролетар язучыларының Татарстан ассоциациясенең гомуми җыелышы булып, анда бик иркенләп «җидегәнчелек» мәсьәләсе тикшерелә һәм «тиешле» карар кабул ителә. Төп докладчы [[Гомәр Гали|Г.Гали]] була. Җыелышта [[Төхфәт Ченәкәй|Т.Ченәкәй]]нең «[[Башкортстан (гәзит)|Башкортстан]]», Ф.Мобарьнең «[[Кызыл Татарстан]]» гәзитләрендә чыккан мәкаләләре, [[Гадел Кутуй|Г.Кутуй]]ларның аңлатма язулары тикшерелә. «Җидегән» оешмасы яшерен һәм контрреволюцион буларак сыйфатлана. «Җидегән» исеме, имеш, аның составында җиде язучы булганга күрә бирелгән. Ләкин канга сусаган журналистлар, партия эшлеклеләре, «без — эшчедән чыккан» дип күкрәк киереп, шигырь, роман язган булып йоргән талантсызлар җиде белән генә канәгатьләнергә теләмиләр. «Без — пырлитар язучылары» дип күкрәк сугып йоргән уртакул язучы [[Ләбиб Гыйльми|Л.Гыйльми]], мәсәлән, аларның санын тугызга җиткерә: [[Гали Рәхим|Г.Рәхим]], [[Нәкый Исәнбәт|Н.Исәнбәт]], Т.Ченәкәй (псевдонимы — Сәмави), [[Мәхмүт Бөдәйли|М.Бөдәйли]], [[Фәтхи Бурнаш|Ф.Бурнаш]], Г.Кутуй, Н.Гальгаф, [[Габдрахман Минский|Г.Минский]], [[Сәгыйть Агиш|С.Агиш]]. Кайбер әләкләрдә бу исемлеккә журналист З.Галине дә кертәләр.