Мирхәйдәр Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
Юл номеры - 34:
Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
 
Мирхәйдәр Фәйзи [[Баймак районы]]нда якты эз калдырган. [[1919]]-[[1921 ел]]ларда ул [[Юлык]] авылында мәдәни-агарту эшләрен башкара, аннан [[Темәс]]тә драмтүгәрәк режиссеры һәм “Кызыл Урал” газетасында хезмәткәр булып эшли. М.Фәйзи Түбә руднигында китапханәдә эшли, аннан Баймакның үзендә китапханә мөдире була. [[Түбә (Баймак районы)|Түбә]] руднигында китапханө мөдире булып эшләгәндә, яшь шагыйрь [[Сәләх Кулибай]]ны олы [[әдәбият]] юлына алып чыга: аның өйрәнчек [[шигырь]]ләрен мөхәррирләп, [[Уфа]] [[газета]]-журналларына җибәрә.<ref>[http://www.bashinform.ru/news/282925/ башинформ.ру сайтында]</ref> Шушы Ирәндек таулары буенда ул “Асылъяр” ([[1920]]), “Ак калфак” ([[1922]]), “Адашкан күңел” ([[1923]]) драмаларын яза.<ref>[http://tatyash.ru/get.php?10429|40.htm#0 Ф. Бәйрәмова. Уралтауда татар эзләре]</ref>
 
Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә [[туберкулез]]ы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи [[1928 ел]]ның [[9 июль|9 июлендә]] [[Башкортстан|Башкортстан Республикасының]] [[Баймак]] шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган.
[[Оренбург дәүләт татар драма театры]] [[1991 ел]]дан Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә.
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}