Марат Кәбиров: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{Шәхес |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 8:
| һөнәр = [[язучы]]
| туу датасы = 23.08.1970
| туу җире = [[БАССР|БАССРның]]
| гражданлык = {{ССРБ байрагы}} -> {{RUS}}
| милләт = [[татар]]
Юл номеры - 19:
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =http://www.maratkabirov.com/
| башка мәгълүмат =
}}
'''Марат Кәбиров''' – [[Татар язучылары|татар язучысы]], әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә, эшли. Күпсанлы китаплар авторы.
== Биография ==
Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында [[Башкортстан|Башкортстанның]] [[Илеш районы]]
1990 елда [[Башкорт дәүләт университеты]]ның журналистика факультетына укырга керә. Әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. Һәм
Бер үк вакытта, 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук, [[Айдар Галимов]] төркемендә, [[Хәния Фәрхи]] җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.
Бүгенге көндә әдәби иҗат белән шөгылләнә. Ике меңенче еллар башында шәхси сайтын булдыра һәм [[электрон китап|электрон китапларны]] интернет аша тарату белән шөгыльләнә башлый. Бераздан һәр язучыга үз әсәрен интернетка куеп сату итәргә мөмкинлек бирүче WebKitap нәшрият һәм сәүдә мәйданы оештыра.
Өйләнгән, ике улы бар.
== Тәнкыйть ==
Иҗатына әдәби тәнкыйть нигездә яхшы карый. Аның турында [[Әнгам Атнабаев]], [[Роберт Миңнуллин]], [[Айдар Хәлим]], [[Ркаил Зәйдулла]] һәм башка әдипләр уңай фикер әйтә. Әдәбият профессорлары [[Суфиян Сафуанов]], Дания Заһидуллина, Лилия Сәгыйдуллина һ.б. да яхшы карашта. Язучының популярлыгы нигезендә аның прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы, коточкыч күренешләр турында язып та укучы күңелендә яктылык уята алуы ята дип билгелиләр. Татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче авторлардан санала.
Шул ук вакытта, авторны татар әдәбияты традицияләреннән читәшүдә, тыелган дип исәпләнгән темаларга алынуда, персонажларын караңгы һәм аяусыз ситуацияләргә куюда, әсәрләрендә кискен вакыйгаларның күп булуында, интим темаларны кирәгеннән артык җентекле чагылдыруда гаепләүче әдәбиятчеләр дә бар.
Иң уңышлы әсәрләре дип “Сары йортлар сере”, “Акбабайның туган көне”, “Хөрмәтле мәет әфәнде”, “Елмаю”, “Сагындым. Кайт инде...” повестьләрен һәм “Китап”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” романнарын күрсәтәләр.
Строка 93 ⟶ 98 :
* Мин хөкүмәт язучысы түгел / Илфак Шиһапов // Шәһри Казан – 2014
{{rq|image}}
== Сылтанмалар ==
* [http://www.maratkabirov.com/ Марат Кәбиров – татар язучысы] (язучының рәсми сәхифәсе)
* [http://www.webkitap.us/ru/article/75-min-zemne-kemlegemne-belep-jashim Татар электрон китаплары]
* [http://www.webkitap.ru/tt/content/7-nichek-kitap-chygaryrga WebKitap нәшрияты]
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
{{DEFAULTSORT:Кәбиров, Марат}}
|