«Марат Кәбиров» битенең юрамалары арасында аерма

107 байт добавлено ,  5 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
'''Марат Кәбиров''' – [[Татар язучылары|татар язучысы]], әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә, эшли. Күпсанлы китаплар авторы. Ике меңенче еллар башында шәхси сайтын булдыра һәм [[электрон китап|электрон китапларны]] интернет аша тарату белән шөгыльләнә башлый. Бераздан һәр язучыга үз әсәрен интернетка куеп сату итәргә мөмкинлек битрүчебирүче WebKitap нәшрият һәм сәүдә мәйданы оештыра.
 
== Биография ==
 
== Тәнкыйть ==
Иҗатына әдәби тәнкыйть нигездә яхшы карый. Аның турында [[Әнгам Атнабаев]], [[Роберт Миңнуллин]], [[Айдар Хәлим]], [[Ркаил Зәйдулла]] һәм башка әдипләр уңай фикер әйтә. Әдәбият профессорлары [[Суфиян Сафуанов]], Дания Заһидуллина, Лилия Сәгыйдуллина һ.б. да яхшы карашта. Язучының популярлыгы нигезендә аның прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы, коточкыч күренешләр турында язып та укучы күңелендә яктылык уята алуы ята дип билгелиләр. Татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче авторлардан санала.
Шул ук вакытта, авторны татар әдәбияты традицияләреннән читәшүдә, тыелган дип исәпләнгән темаларга алынуда, персонажларын караңгы һәм аяусыз ситуацияләргә куюда, әсәрләрендә кискен вакыйгаларның күп булуында, интим темаларны кирәгеннән артык җентекле чагылдыруда гаепләүче әдәбиятчеләр дә бар.
Иң уңышлы әсәрләре дип “Сары йортлар сере”, “Акбабайның туган көне”, “Хөрмәтле мәет әфәнде”, “Елмаю”, “Сагындым. Кайт инде...” повестьләрен һәм “Китап”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” романнарын күрсәтәләр.
16

правок