«Георгий Маленков» битенең юрамалары арасында аерма

128 байт добавлено ,  7 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «{{Дәүләт эшлеклесе |исем = Георгий Максимилиан улы Маленков |рәсем = Malenkow.jpg |киңлек = 250px |т…»)
 
1921-1925 елларда Мәскәү югары техник укуханәсендә белем алган. 1925 елдан БКФ(б) ҮКның аппартында, 1930 елдан Мәскәү фирка комитәсендә бүлек мөдире. 1934-1939 елларда БКФ(б) ҮК җитәкчелек итүче фирка органнары бүлегенең мөдире.
 
1936 елда 1937-38 еллардагы сәяси репресссияләргә кереш өлеше булган фирка документларны тикшерү буенча кампанияне үткәрде. 1937 елда Сталин биреме буенча [[ЭЭХК]], фирка һ.б. оешмаларның эшчәнлеген тикшерү максаты белән террор җәелдергән районнарына чыгып китте. [[Николай Ежов|Ежовны]] төшерүдә зур ролен уйный, аның идарәчелекне фиркагә тугъры булган кешешләрнең үтерүдә гаепли.<ref>http://militera.lib.ru/bio/polyansky_ai/text.html#t26</ref> Нәкъ Маленко кабитетында ул [[Лаврентий Берия|Берия]] тарафыннан кулга да алына.
 
1939-1946 һәм 1948-1953 фирканең ҮК сәркатибе, бер үк вакытта (1939-1946) ЦК БКФ(б) кадрлар идарәсенең башлыгы. Бөек Ватан сугышы вакытында — Дәүләт саклану комитәсенең әгъзасы.
1946-1953 һәм 1955-1957 ССРБ министрлар шурасының рәисенең урынбасары, в 1953-1955 елларда аның рәисе,бер үк вакытта (1955-1957) ССРБ электр станцияләр министры.
 
Сталин үлеменнән соң [[Хрущёв Никита|Хрущёвны]] яклаган, әмма аның йогынтысының көчәюе белән көрәш алып бара алмаган һәм 1957 елда В. М. Молотов һәм Л. М. Каганович белән ''«фиркагә каршы төркем»'' («[[Вячеслав Молотов|Молотов]], Маленков, Каганович һәм ''алар тарафына күчкән Шепилов''») дигән берләшмәгә берләшергә мәҗбүр булган. Аның җиңелүдән соң ҮК составыннан чыгарылган, Өскемен электр станциясе директоры, соңрак Экибастуз [[ҖЭҮ]] директоры вазифасына күчерелгән. 1961 елда фиркадән чыгарылган һәм пенсиягә җибәрелгән.
 
1988 елның 14 гыйнвар көнне вафат булган. Мәскәүнең Яңа Кунцево зиратында күмелгән.
79 055

правок