Бөре татар педагогия укуханәсе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 22:
 
== Тарихы ==
Бөре татар педагогия укуханәсе [[1922 ел]]да 1919 елдңа нигезләнгән өчьеллык татар-башкорт педкурслары нигезендә татар-башкорт педтехникумы буларак нигезләнә. 1924 елда [[Кызыл Кама чирмеш педагогика укуханәсе |Николо-Берёзовка]] чирмеш педтехникумы]] белән берләштергәннән соң (1930 елда яңадан аерылып чыга) пед. техникумы, 1930 елда аңа урыс пед. техникумы кушыла. 1934—1936 елларда техникум [[Афзал Таһиров]] исемен йөрткән. 1937 елдан Бөре татар педагогия укуханәсе исемен йөрткән.
 
Укыту татар һәм урыс мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү (1931 елдан) бүлекләрендә көндезге һәм читтән торып (1934 елдан) уку формасында алып барылган. 1926—1933 елларда сәяси яктырту бүлеге эшләгән. Башлангыч мәктәп укытучылары курсы (5, 7, 9, һәм 10 айлык), [[Аскын районы|Аскын]], [[Байкыбаш районы|Байкыбаш]], [[Башкортстанның Балтач районы|Балтач]], [[Бөре районы|Бөре]], [[Дүртөйле районы|Дүртөйле]], [[Илеш районы|Илеш]], [[Караидел районы|Караидел]], [[Мишкә районы|Мишкә]] районнарында укыту-киңәшләү пунктлары эшләгәннәр. Уку йортын якынча 4 мең белгеч тәмамлаган, алар арасында [[Гайнан Әмири]], [[Али Карнай]].
 
[[1955 ел]]да ябылган.
 
== Чыганаклар ==
* [http://xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/8-statya/2604-b-r-tatar-pedagogiya-uchilishche-y Башкорт энциклопедиясе]