Эрзя: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Янбәк (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Янбәк (бәхәс | кертем)
Ирзә битенә юнәлтү
Юл номеры - 1:
#юнәлтү [[ирзә]]
{{Халык
|халык = Ирзәләр
|Räsem = [[Рәсем:Erzya women.jpg|300px]]
|коммент = [[Пенза өлкәсе]]. Ирзә хатыннары милли киемнәрдә
|үз аталышы = ''эрзят''
|гомуми сан = 517 575
|яшәү җире = [[Рәсәй]] (440 000)
|үлеп беткән =
|арх =
|тел = [[ирзә теле]]
|раса =
|дин = [[христианлык]]
|тамырдаш = [[мукшылар]]
|бүтән халыкка керүе = [[мордва]]
|кертә = [[шокшалар]]
|чыгуы =
}}
[[Рәсем:Erzya Flag.svg|thumb|right|292px|border|Эрзә милли байрагы]]
'''Ирзәләр'''<ref>[http://www.akiat.ru/index.php?id=187 Әҗе авылы.]</ref> ({{lang-mdf|эрзят}}) — [[фин-угыр халыклары|фин-угыр халкы]]. Телләре буенча якын [[мукшы халкы]] белән бергә [[мордва халкы]]н тәшкил итә.
 
== Этимология һәм тарих ==
Ирзә халкы [[мукшы]]лардан төньяк-көнбатышта яшәгән булалар. [[961 ел]]да '''''арта, ариса''''' [[Хәзәр каһанлыгы|Хәзәр]] каһаны Йосыф тарафыннан аңа салым түләүче халык буларак искә алына. Кайбер белгечләр аларны ирзә белән бәйлиләр.
 
Шулай ук '''Arsaja (Ersaja)''' халкы турында [[X гасыр]]да [[Ибне Хәүкәл]] искә алып китә. Ләкин бу халык фин-угыр халкы буларак түгел, ә русларның бер төркеме буларак карала.
 
Ирзәләр турында ('''''арджаннар''''') мукшылар белән беррәттән [[XIV гасыр]] башында фарсы галиме [[Рәшид-әд-дин]] хәбәр итә; Ногай бәке Йосыф [[Мәскәү]]гә җибәрелгән хатта «рзяннар» турында яза.
 
[[1237 ел]]да [[монголлар]]дан бәйлелеген таныган [[мукшылар]]дан аермалы буларак, ирзәләр төньяктагы урманнарга китәләр һәм монгол гаскәрләренә каршылык күрсәтәләр.
 
==Диннәре==
Ирзәләрнең күбесе [[христиан]] булса да, кайберләре борынгы бабаларының диненә кайта бара.
Һәр елны июльдә ирзә халкының борынгы дини-гыйбадәт бәйрәме – [[Раськен Озкс]] уза. Ул бәйрәмне [[Урыс православ чиркәве]] үз вакытында тыйган булган. Бу бәйрәм үзенең чын мәгънәсендә соңгы тапкыр [[1629 ел]]да үткәрелгән булган. [[1990-еллар|1990 еллар]]да ирзә халкы ул бәйрәмне торгызган. Мордовия хакимиятләре Раськен Озксны гади бер фольклор бәйрәменә әйләндерергә тырыша, ә православ чиркәү хезмәткәрләре армый-талмый бәйрәм оештыручыларны мәҗүсилектә гаепли. Әмма Раськен Озксны үткәрүче ирзәлар үзләрен мәҗүси дип танымый, чөнки алар [[Алла]]ның берлегенә ышаналар һәм Алланы үзләренчә “Инешкипаз”, яисә кыска гына “Паз” дип атыйлар. Алладан ярдәм сораганда алар шулай әйтә: “Паз чангодть, Паз чангодть”.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/814562.html Torama awazı – Erzya xalqınıñ milli dine torğızıla ]</ref>
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Фин-угыр халыклары]]
[[Төркем:Русия халыклары]]