Имай Насыйри: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
Имаметдин Низаметдин улы Насыйров [[Стәрлетамак]] шәһәренә якын гына урнашкан [[Түбән Усылы]] авылы игенчеләре гаиләсендә [[1898 ел]]ның 12 октябрендә туган. Бер апасы һәм ике сеңлесе арасында үсә. Башлангыч белемне үз авылларында ала. [[1910 ел]]да аны Стәрлетамактагы “Шәргыя” дип аталган татар мәдрәсәсенә бирәләр. Анда, дин сабакларыннан тыш, [[тарих]], [[география]], [[физика]], [[математика]] өйрәтелә. Үсмер мәдрәсәне тәмамлый алмый — [[Беренче бөтендөнья сугышы|империалистик сугыш]] башлана.
 
Имаметдин, туган авылына кайтып, әтисе хуҗалыгында эшли, авыл китапханәсендә. Авыллары аша төрле гаскәрләр үтеп-сүтеп йөри. Имаметдин [[1919 ел]] урталарында [[Кызыл Армия]]гә ияреп китә. Урал фронтында хәрәкәт итүче [[Муса Мортазин]] бригадасының сәяси бүлеге каршында [[Бәләбәй]] шәһәрендә оештырылган кыска вакытлы курсларда укып чыккач, шунда ук сәяси бүлекнең агитатор-оештыручысы булып хезмәт итә. [[ВКП(б)|Большевиклар партиясе]] сафына керә. [[1920]]-[[1921|21]] елларда [[Күзәй (Нуриман районы)|Күзәй]] кантонында (хәзерге [[Нуриман районы]] җирләре) милиция бүлеге начальнигы булып эшли.
 
Имай Насыйри нуриманлылар да якташ дип йөртә, чөнки ул шунда кайнап эшләп, тормышны өйрәнеп, «Күзәй» дигән иң билгеле романын язган. [[Байгилде (Нуриман районы)|Байгилде]] мәктәбендә бу романны иҗат итүгә бәйле архив материаллары да саклана.
Юл номеры - 46:
Имай Насыйри өч елга якын төрмәдә утыра. Милләтчелек эшенә кереп, Совет хөкүмәтенә каршы эш алып барган, дип, НКВДның аерым киңәшмәсе [[1940 ел]]ның 28 сентябрендә аны 8 елга иректән мәхрүм итә һәм Урал үзәгендәге Югары Тавда лагерена озата. Шунда ул төп-төгәл ике елдан дөнья куя.
 
БАССР Югары суды Президиумының 1956 елның 30 гыйнварындагы карары белән Имаметдин Низаметдин улы Насыйровның җинаять эше, тиешле раслаулар булмаганлыктан, туктатыла.
 
==Әдәби иҗат==