Кыйссаи Йосыф: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 37.122.62.141 үзгәртүләре (бәхәс) Хәйруллин Ирек юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 12:
Мисыр газизе Кыйтфир, мәгълүм булганча, Йосыфны зур бәһагә сатып алып кайтып, Зөләйхагә аны «безнең улыбыз булсын» дип тапшыра. Моңа Зөләйха бик сөенә, кол малайны үз тәрбиясенә ала. Алты-җиде елдан Йосыф балигълеккә ирешә. Зөләйханең әүвәлге хисләре яңадан уяна, гыйшык уты тагын көчлерәк дөрләп яна. Ләкин Йосыф Зөләйхагә бары ихтирам гына саклый, аның аздыруына бирелми. Төрле чаралар күреп тә теләгенә ирешә алмаган хатын, ачуланып, Йосыфны зинданга ташлата.
 
Лэкин Йосыф төрмәдә унике ел үткәрә. Бу арада элекке фиргавен һәм аның вәзире Кыйтфир үлеп, тәхеткә яшь мәлик Рәййан утыра. Ул бер гаҗәп төш күрә, Йосыф аңа шушы төшне аңлата. Рәййан Йосыфны зинданнан чыгарта, аны баш вәзир итә. Зөләйха исә һаман Йосыфны онытмый. Бер көнне, алар очрашкач, карт, гарип Зөләйха Йосыфка үзенең кем булуын әйтә. Йосыф аның бу хәленә гаҗәпләнә, хәтта ышанып бетми. Зөләйха үз сүзләренең хаклыгын исбатлар өчен аның камчысын сорап ала, шул рәвешчә, Йосыф Зөләйха хисләренең ихласлыгын, сүзләренең тугърылыгын аңлый. Кодрәтле хөкемдарга тәңредән Зөләйхагә өйләнү хакында әмер килә, һәм Зөләйха илаһи көч ярдәмендә яңадан элекке яшьлегенә, чибәрлегенә кире кайта. Билгеле булганча, ул Кыйтфирнең хатыны да булмаган икән: [[Аллаһ|тәңре]] Кыйтфир янына Зөләйха урынына пәри кызын җибәреп торган, шуңа күрә Зөләйха гыйффәтле хәлдә сакланган икән. Зөләйхадән Ифраһим һәм Мөсалим дигән ике угыл туа.
 
Йосыфның «ашатучы», «азык бирүче» дигән шөһрәтен ишеткән туганнары да икмәк алырга киләләр. Йосыф, үзен белгертмичә, аларны төрле кыен шартларга куеп сыный; аннары, хәйлә корып, үзе белән бер анадан туган Ибне-Йәминне алардан аерып ала. Ул абыйларын гафу итеп, җәзалап үтерү алдыннан бәйләнгән күзләрен чиштерә. Алар Йосыфны танып алалар — унбересе дә аның алдында тез чүгәләр. Йосыфның исәнлеге хакындагы хәбәр Кәнгангә җитә. Улының күлмәген йөзенә сөртүгә, карт Йагъкубның сукырайган күзләре яңадан ачыла.