Париж тынычлык конференциясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «Файл:WWI-re.png|500px|thumb|right|Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар харитасы. Антанта илләре яшел…»
(аермасы юк)

19 окт 2014, 15:33 юрамасы

Париж тынычлык конференциясе (18 гыйнвар 1919 — 21 гыйнвар 1920) — Беренче бөтендөнья сугышында җиңгән дәүлтләрне тарафыннан җиңелгән дәүләтләр белән килешүләрне хәзерләү һәм имзалау өчен чакырылган халыкара конференциясе. Тәнәфесләр белән 1919 елның 18 гыйнарыннан 1920 елның 21 гыйнварына кадәр барган. Конференциядә 27 дәүләт һәм Бөекбританянең 5 доминионы катнашканнар. Конференциядә түбәндәге дәүләтләр белән килешүләрне хәзерләгән:

Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар харитасы. Антанта илләре яшел төс белән, Үзәк дәүләтләр сары төс белән, битараф дәүләтләр соры төс белән күрсәтелгәннәр

Конференциягә кушылган башка дәүләтләрнең хәлләре зәгыйфь булуына сәбәпле, дөньяның сугыштан соңгы корылышның төп мәсьәләләрне «Бөек өчлек», ягъни Вудро Вильсон, Дэвид Ллойд-Җорҗ һәм Жорж Клемансо хәл иткәннәр. Бөтен Русия күләмендә кануни хакимият статусына дәгъва иткән хөкүмәтләренең һич бересе дә конференциягә чакырылмаган. Алмания һәм аның элекке берлектәшләрне фәкать алар белән солых килешүләр хәзерләнгәннән соң конференциягә чакырганнар. Конференциядә Милләтләр Лигасы уставы да расланган.

Катнашучылар

  • Канада
  • Франция
  • Бөек Британия
  • АКШ
  • Япония
  • Бельгия
  • Бразилия
  • Британ империясенең доминионнары (Канада, Австралия, Көньяк Африка Берлеге, Яңа Зеландия, Ньюфаундленд), Мальта
  • Юнанстан
  • Гватемала
  • Һаити
  • Хиҗаз
  • Һондурас
  • Кытай Җөмһүрияте
  • Куба
  • Югославия
  • Либерия
  • Литва
  • Никарагуа
  • Панама
  • Польша
  • Португалия
  • Румыния
  • Сиам
  • Чехословакия
  • Сан-Марино
  • Черногория