Нур (газета): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к | нигезләнде = 19.., replaced: | нигезләнде → | нигезләнде using AWB
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
| формат =
| нигезләнде = 1905
| публикацияләр туктату = 1917 (?)
| бәя =
| гамәлгә куючы =
Юл номеры - 25:
[[Татар теле]]ндә газета һәм журнал чыгару эше патша хөкүмәте тарафыннан озак еллар тоткарлана иде. [[1862 ел]]да [[Каюм Насыйри]] «Таң йолдызы» исемле газета чыгарырга рөхсәт сорый, ләкин аның үтенече кире кагыла. [[Габдрахман Ильяси]], [[Заһир Бигиев]], Ш. Әхмәрев, [[Закир Рәмиев]] һ.б.ның үтенечләре дә һәр очракта кире кагыла. «Нур» газетасы исә [[1905 ел]]ның [[2 сентябрь|2 сентябреннән]] Петербургта нәшер ителә башлый.
 
== Тарих ==
«Нур» гәҗите – хәзерге [[Русия]] җирлегендә нәшер ителә башлаган беренче [[татар]] телле һәм беренче [[мөселман]] гәҗите була. [[Санкт-Петербург]] ахуны [[Габдулла Баязитов]], [[Хөсәен Фәезханов]] һ.б. кебек үк, 15 елдан артык [[Санкт-Петербург|төньяк башкалада]] [[татар]]ча гәҗит чыгарырга рөхсәт алу артыннан йөри. [[1905 ел]]ның 4 апрелендә генә рөхсәт алына. Шул ук елның 2 сентябрендә Ильяз Бораганский басмаханәсендә (''Зур Проспект урамы, 45 йорт'') гәҗитнең беренче саны дөнья күрә. Мөхәррире башта Габдулла хәзрәт үзе, соңыннан аның улы Мөхәммәтсафа Баязитов була.<ref>[http://www.muslim-spb.ru/index.php?page=gataulla-bayazitov Төньяк башкала ислам сайты]</ref>
== Темалары ==
Гәҗит либерал басмалар рәтеннән санала, беренче елларында сәяси яктан җәдидчеләр һәм монархистлар арасында «алтын» уртаклык саклана.
Гәҗитнең беренче санында ук [[Русия Дәүләт Думасы]]на сайлаулар темасы күтәрелә. Гәҗит битләрендә [[1905 ел]]ның 17 октябрь манифесты игълан иткән сәяси хокуклардан тулысынча файдаланырга чакыру яңгырый.
 
[[Ырынбур]] Диния нәзарәтен таркатып, җирле вак мөфтиятләр ясау планнарына каршы булган [[ислам|мөселман]] халкының протест хатларын күпләп бастыра.
 
Беренче инкыйлаб ([[1905]]-[[1907]]) елларында [[Русия]] [[ислам|мөселман]]нарының сәяси хәятта катнашуларын даими яктыртып бара. Инкыйлаб җиңелгәч, фән яңалыкларына, Дума һәм хөкүмәт хәбәрләренә күбрәк урын бирә башлый. [[Русия]]дә һәм чит илләрдә яшәүче мөселманнарның хәятын яктырта. Әлеге гәҗитне [[татар]] халкының укымышлы катламы алдырып укый.
 
Гатаулла хәзрәт вафатыннан соң, [[1911 ел]]дан соң гәҗитнең мәсләге кискен үзгәрә. Яңа мөхәррир Мөхәммәтсафа Баязитов [[Русия]] [[ислам|мөселманнарын]] хөкүмәткә нык якынайту, кануннарга тулаем буйсындыру яклы була. Ул оештырган «''Сират-әл-мөстәкыйм''» җәмгыяте полиция хәерхаһлыгында булган [[рус]] карагруһ оешмаларына якын булуы сәбәпле, [[татар]] җәмгыятендә яклау тапмый. [[1913]]-[[1914 ел]]ларда [[Санкт-Петербург]]та «[[Ил (газета)|Ил]]» һәм «[[Милләт (газета)|Милләт]]» гәҗитләре чыга башлау «Нур» гәҗите белән кызыксынуны киметә. Мөхәррирнең дә, [[Ырынбур]] диния нәзарәте мөфтие кәнәфиенә утыру теләге белән йөреп, гәҗит белән җитәкчелек итүгә игътибары кими. Шул сәбәпле, [[1914 ел]]да гәҗит чыгудан туктый.<ref>[http://www.muslim-spb.ru/index.php?page=gataulla-bayazitov А.Хәбетдинов мәкаләсе]</ref>
 
== Тәхрир хәяты (мөхәрририят) ==
«Нур» гәҗитенең даими авторлары исәбенә [[Дәүләт Думасы]]ның [[ислам|мөселман]] бүлекчәсе әйдәүчеләре [[Садри Максуди]],Гайсә Еникеев, Котлыг-Мөхәммәт Тәфкилев керә.
 
Габдулла хәзрәтнең фикердәше [[Риза Фәхретдин]]нең, татар язучылары [[Гаяз Исхакый]], [[Фатих Кәрими]] мәкаләләре кызыксыну белән кабул ителә.
== Чыганаклар ==
1. Историческая генеалогия татарского народа (төзүче А.Б. Беляев). К.: Татарстан китап нәшрияты, 2012, 218 бит.-ISBN 978-5-298-02215-6
* Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.
 
* [http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/34____________.html Татар милли нәшрияты]
*2. Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.
 
*3. [http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/34____________.html Татар милли нәшрияты]
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{Rq|stub}}