Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 61:
[[XIX гасыр]] башында [[Русия]] территориясендә 1700-ләп ярминкә уздырылган. Алар миллионнарча табыш китергән.
 
Мәсәлән, [[XVI гасыр]] уртасыннан [[XIX гасыр]] башына кадәр иң танылган Мәкәрҗә (Макарьевская) ярминкәсе уздырылган. Бу ярминкә [[Түбән Новгород]]тан 88 км. түбән, Иделнең сул ягында урнашкан, Макарьев монастыре каршында июль аенда уздырылган. Биредә [[Русия]]нең барлык төбәкләреннән һәм Кавказ арты, Урта Азия, хәтта Иран, Индиядән килгән сәүдәгәрләр катнашкан. Алар җимеш, яшелчәдән алып ашлык, металлга кадәр сатканнар. XVII гасыр ахырында сатудан кергән табыш 80 мең тәшкил иткән. Ләкин [[1816 ел]]гы көчле янгыннан соң, [[Мәкәрҗә ярминкәсе]] [[Түбән Новгород]] шәһәренә күчә.
 
Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә эшләгән чакыручылардан тыш, дәүләт эшендәге сөрән салучылар, ягъни глашатайлар булган. Алар халыкка патша указларын һәм сарай яңалыкларын җиткергәннәр.