Уксибәр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Уксибәр, пулемёт''' — төркем яки шәхси укчы автоматик ярдәм коралы, белән төрле җирөсте, суөсте…»
(аермасы юк)

7 окт 2014, 18:53 юрамасы

Уксибәр, пулемёт — төркем яки шәхси укчы автоматик ярдәм коралы, белән төрле җирөсте, суөсте һәм һава теләкләрне (цельләрне) пуля белән тидерү өчен билгеләнгән. Хәрәкәтнең автоматлылыгына, гадәттә, китүче газларның энергиясен файдалану юлы белән, кайвакытларда — көпшәнең кайтару энергиясен файдалану юлы белән ирешәләр.[1]

Башка тәңгәл калибрлы укчы корал төрләреннән уксибәр зуррак ату ераклыгы һәм атуның озынлыгы белән аерыла (бер минутка 500—1200 ату).[2]

Уксибәрдән ату терәгечтән яки станоктан, кыска (10 атуга кадәр), озын (30 атуга кадәр) чиратлар белән яки бертуктаусыз алып барыла ала. Шулай ук уксибәрләрне төрле авиатехникага, корычланган техникага, корабларга йә автомобилләргә корал буларак урнаштырып куялар.

Заманча кул һәм бердәм уксибәрләрнең төзәү ераклыгы ачык төзәгеч белән якынча километрны, оптик төзәгеч белән якынча ике километрны тәшкилә итә.

Уксибәр төрләре:

  • Кул уксибәре
  • Станок уксибәре
  • Бердәм уксибәр
  • Эре калибрлы уксибәр
  • Авиация уксибәре
  • Зенит уксибәре
  • Танк уксибәре
  • Кызу темплы уксибәр
  1. http://slovari.yandex.ru/~%D0%BA%D0%BD%D0%B8%D0%B3%D0%B8/%D0%91%D0%A1%D0%AD/%D0%9F%D1%83%D0%BB%D0%B5%D0%BC%D1%91%D1%82/
  2. Пулемёт. Энциклопедия «Техника». — М.: Росмэн. 2006.