Этанол: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZUFAr (бәхәс | кертем)
ZUFAr (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 136:
СССРда күпләп [[нефть]] чыгарыла башлагач, спиртны нефтьтән куарга өйрәнәләр. Әйтүләр буенча, 1970 елларда аракыдан нефть исе килә иде. Соңыннан агачтан һәм нефтьтән куылган спиртны агулы матдәләрдән аерырга өйрәнделәр. Бүген хәтта приборлар да спиртның нидән эшләнгәнен аера алмый. Спирт заводлары аны оста итеп нефтьтән дә, агачтан да, игеннән дә куа. Шуңа күрә [[Осетия]], [[Кабарды-Балкария]] һәм башка [[Төньяк Кавказ]] республикаларыннан килгән аракыларның күбесе нефтьтән куылган. Ул гади этанолга караганда, кеше сәламәтлеге өчен тагын да куркынычрак.
 
Гомумән, илдә [[ССРБ|совет заманы]]нда [[арыш]], [[бәрәңге]], [[чөгендер]]дән спирт җитештерә торган илледән артык завод бар иде. Бүген шуларның бишесе генә эшли. Иң зурысы [[Иваново]] шәһәрендә урнашкан, спиртын сата алмый интегә. Инде икенче ел халыкка хезмәт хакы түли алмыйлар. Димәк, аракы заводлары спиртның агачтан гидролиз буенча алынганын, нефтьтән эшләнгәнен очсызга сатып ала. Чөнки заводлар үзләре спирт чыгармый, сатып алганын су белән бутый гына. Инде ватык шифердан, тольдән спирт куу технологиясе барлыкка килгән.<ref>[http://kiziltan.ru/useruploads/files/pdf_kt/kt_158_09_08_11.pdf Спиртны агачтан, нефтьтән, шифердан ћәм ... тирестєнтирестән куалар]</ref>
 
Агулы техник сыекчалар – суррогат алкогольнең бер төре. Аларны ялгышлык белән этил спирты дип белеп яки, киресенчә, белә торып та, куркыныч булуга да карамастан, кулланалар. Моны инде тормыш төбенә төшкән эчкечеләр шулай эшли. Мисал өчен, метил спирты һәм этиленгликоль антифриз составына керә. Кату температурасы түбән булганлыктан, алар төрле двигательләрнең суыту системаларында файдаланыла. Гади спирт шикелле үк бу сыекчалар да исереклек халәте барлыкка китерергә мөмкин, ләкин сыекчаларны кулланып 10-12 сәгать үткәннән соң агулану билгеләре: көчле баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек башлана. Соңыннан кеше аңын югалтырга мөмкин. Мидәге таркалыш яки бөерләрнең зарарлануы нәтиҗәсендә үлем ихтималы да бар. [[Метил спирты]] – нерв-тамыр агуы һәм аның 100 грамм дозасы гына да кешеләр өчен куркыныч. Дихлорэтан аннан да коточкычрак. Әлеге сыекчаның 10-15 граммы бавырны һәм бөерләрне зарарлап, бөтенләй эштән чыгаруга сәләтле.<ref>[[Әлмәт таңнары]]. [http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/140-surrogatlar-%D1%9Alem-bel%D1%92n-yanyiy.html Суррогатлар үлем белән яный]</ref>