Шура (журнал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к | нигезләнде = 19.., replaced: | нигезләнде → | нигезләнде using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
Үзен киңәш мәҗлесе дип таныган журналда төрле катлам-сыйныф вәкилләре язышкан: шуңа күрә анда басылып чыккан көнүзәк милли мәсьәләләргә мөнәсәбәт-карашлар да төрлечә булган. “Шура”ның эчтәлеге ягыннан берникадәр чуарлыгы, беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Журналның бу үзенчәлеген кабул итеп бетермәгәнлектән, кайбер замандашлары (мәсәлән, [[Габдулла Тукай]], [[Шәехзадә Бабич]]) аның эшчәнлегендә талымсызлык күреп, тәнкыйтьләгәннәр.
 
“Шура” редакциясендә төрле елларда [[Фатыйх Кәрими]], [[Шәриф Камал]], [[Зариф Бәшири]], [[Җамал Вәлиди]], [[Ярулла Вәли]], [[КамилКәбир Бәкер]] һәм башкалар эшләгән. [[Г. Тукай]]ның да «Шура»га эшкә чакырылганлыгы мәгълүм.
 
“Шура” журналының еллык төпләнмәләре хәзерге вакытта [[Казан]], [[Мәскәү]], [[Санкт-Петербург]], [[Уфа]], [[Ташкент]], [[Алма-Ата]] шәһәрләренең эре китапханәләрендә, шулай ук [[Нью-Йорк]]та, [[Һельсинки]]да һәм [[Төркия]] шәһәрләре китапханәләрендә саклануы мәгълүм. Бу да журналның үз чорында киң таралганлыгын раслый.
 
«Шура» журналы, [[Халык Комиссарлары Советы]]ның «Матбугат турында декрет»ы нигезендә, [[1918 ел]]ның [[гыйнвар]]ында рәсми рәвештә ябылган.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/02/18/33607/?print=Y «Шура» журналына — 100 ел]</ref>
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}