«Карелия фронты» битенең юрамалары арасында аерма

43 байта добавлено ,  6 лет назад
к
 
== Тарих ==
Карел фронты 1941 елның 23 августында Югары Башсәргаскәрлекнең Ирәге (Ставкасы) директивасы нигезендә [[Төньяк фронт (Бөек Ватан сугышы)|Төньяк фронты]] өлешеннән ([[Баренц диңгезе]]ннән алып [[Ладога күле]]нә кадәр саклануны тоткан [[14-нче армия (ССРБ)|14-нче]] һәм 7-нче гаскәрләрдән) оештырылган.
 
1941 елның август-синтәбрендә фронт гаскәрләрне Поляр аръягын басып алырга омтылган алман-фин гаскәрләрне туктатканнар һәм аларны саклануга күчергә мәҗбүр иттерделәр. 1941 елның синтәбреннән 1944 елның июненә кадәр фронт гаскәрләре ''Западная Лица елгасы (Мурманскидан 60 километр ераклыкта), Ухта — Повенец — [[Онега күле]] — Свир елгасы'' сызыгында саклануны тотканнар. Вакыт-вакыт аерым һөҗүмчән операцияләре дә үткәрелгәннәр.
26 279

правок