Сахалин өлкәсе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 206:
|-
|}
 
== Тарих ==
Сахалинның төп халыклары — нивхлар (гиләкләр) һәм айннар — утрауда урта гасырларда барлыкка килделәр. Урта гасырларның азагында (XVI—XVII гасырларда) аларга эвенклар һәм орочлар кушылганнар.
 
Беренче аурупалылар утрауларга кадәр 17 гасырның уртасында барып җиткәннәр (Иван Москвитин, Мартин де Вриес). Нәкъ шул вакытларда японнар да утрауны үзләштерә башлый — [[1679 ел|1679 елда]] утрау көньягында Отомари шәһәрчеге нигезлнәнгән. [[1806 ел|1806 елда]] «Юнона» урыс фрегаты Отомарига һөҗүм итә һәм икмәк складларны яндыра.<ref>http://www.karafuto.com/timetab.html</ref>
 
[[Русия империясе|Русия империясенең]] активлыгы Японияне шөбһәгә төшерде, һәм 1845 елда ул берьяклы рәвештә Сахалин өстендә үз суверенитетын игълан иткән. Әмма урыс күчеп утыручылары таләпне игътибарсыз калдырганнар, һәм [[1850-еллар|1850-еллардан]] башлап, утрауда актив эшләрне алып бара башлады.
 
1855 елда Русия империясе һәм Япония арасында төзелгән Симода килешүе буенча Сахалин ике дәүләтләрнең уртак биләмәсе булып игълан ителә. Шул килешүнең аныксызлыгы ике якларга да ап-ачык күренеп торган, һәм 1875 елда Санкт-Петербург килешүе төзелә — шул килешү буенча Япония Сахалинга Русия ия булуын таный, Русия исә Япониягә Курил утрауларны тапшырган була.
 
==Халык ==