Шакир Мөхәммәдов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Маньчжур → Манҗур
Юл номеры - 28:
Шакир Мөхәммәдиев [[1865 ел]]ның [[20 март]]ында [[Буа]] шәһәрендә туа. Шакир 14 яшенә кадәр [[Буа]]да алдынгы мәдрәсәләрнең берсендә укый. Ләкин, тормыш авырлыклары аркасында, аны тәмамламыйча, [[1879 ел|1879]]нчы елда, [[Ырынбур]]га барып, байларда хезмәт итә.
 
Шакир Мөхәммәдиев [[1884 ел|1884]]нче елдан Хөсәеновлар конторасында счетовод булып эшли башлый. Бераздан ул Мәскәүгә китеп, рус сәүдәгәре конторасында эшли, шунда бухгалтерия курсларына йөри. 1900нчы елда ул эш бирүчесенең [[МаньчжурияМанҗурия]]дәге конторасына китә.
 
[[1900 ел|1900]]-[[1901 ел|1901]]нче елларда Ш.Мөхәммәдиев [[Харбин]] шәһәрендә яши һәм иҗат эшен башлый.
 
[[1901 ел]]да Казанда аның беренче хикәясе – "Җәһаләт, яхут Галиәкбәр агай" басылып чыга. Шул ук елны Ырынбурда аның икенче хикәясе – "Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе" басыла.
 
[[1902 ел|1902]]нче елның көзендә Ш.Мөхәммәдиев Буага кайта.
 
[[1903 ел]]да ул яңадан Ырынбурга килә һәм конторага эшкә урнаша. Шул елны "Яңа бәдәвам" сатирик әсәрен яза.
 
[[1905 ел]]ның башында язучының иң зур әсәре – "Япун сугышы,яки доброволец Батыргали агай" исемле повесте басылып чыга.
 
Шакир Мөхәммәдиев 1906нчы елның сентябреннән "Карчыга" исемле сатирик журнал чыгара башлый. Журнал [[1907 ел]]ның июлендә чыгудан туктатыла.
 
Язучы [[1923 ел]]да үлә.