Хәсән Фәтхетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
NRG (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
NRG (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 28:
 
== Тормыш юлы ==
[[1895 ел]]да [[Казан губернасыныңгубернасы]]ның [[Лаеш өязе]] Шомбыт волостена кергән Көчек Чаллысы (хәзерге [[Татарстан Республикасы]]нң [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]]) авылында Фәтхетдинов Хәйдәр (тулырак исеме - Мирхәйдәрҗан) мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1914 елда чыккан «Адресъ-календарь. Справочная книжка Казанской губернии на 1915 годъ» белешмәлегенең мәчетләр турындагы бүлегендә (619-620 нче битләрдә) әтисе «Мирхайдарзянъ Фаттахутдиновъ» дип күрсәтелгән. Әнисе - Фатыйма Гайнетдин кызы, тумышы [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылыннан.
 
Хәсән кечкенәдән үк бик зирәк була, [[Коръән]] сүрәләреннән, аятьләреннән гайре, дөньяви фәннәр белән дә кызыксына. Шуның өчен дә аны әтисе [[1905 ел]]ның 19 декабрендә (иске стиль белән) [[Чистай]] шәһәрендәге авыл укытучылары әзерләүче урта махсус педагогик белем бирүче яңа гына ачылган, уку-укыту эшләрен яңа тәртиптә алып баручы мәктәпкә китерә. Хәсән анда 8 ел уку дәверендә укытыла торган фәннәрдән тыш, гарәп телен дә өйрәнә. [[1912 ел]]да шул ук Чистай шәһәренең «Учительская семинария»сен тәмамлап, «татар балаларына урыс телен укыту» хокукын да ала. Барлык уку баскычларын үзләштереп, шул ук елның 5 нче маенда (иске стиль буенча) татар авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә хокук бирүче таныклык ала һәм гомерен мөгаллимлек итүгә багышлый. Шул ук елның 1 сентябрендә 17 яшьлек егеткә Арча районының [[Югары Курса]] авылында мөгаллим булып эшләргә юллама тапшырыла. Укытучылар династиясенең чишмә башы булган Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновның педагогик эшчәнлеге нәкъ менә шулай башланып китә.