Мәгариф (журнал): юрамалар арасында аерма

к
clean up, replaced: канцеляриясе → кәнсәләриясе using AWB
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: канцеляриясе → кәнсәләриясе using AWB
Юл номеры - 3:
Оештыручысы – “Татмедиа” ачык акционерлар җәмгыяте. Редакция Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан.
 
“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул - укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
 
Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, Россиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.
 
Әлеге басманың чишмә башы “Мәктәп” журналына барып тоташа. “Мәктәп” журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә. Казан губернаторы канцеляриясекәнсәләриясе "Сабах" нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында шушы педагогик журналны чыгарырга рөхсәт бирә.
 
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый, аның нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору юнәлешләрен күрсәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
1 234 896

правок