Идел буе Болгары шәһәрләре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 20:
Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — [[Болгар]] белән [[Суар]]ны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган. Хәзер, вакыт эзлеклелеген саклап, шул чыганакларның иң билгелеләренә мөрәҗәгать итеп карыйк.
 
Монголларга кадәрге чорны чагылдырган рус елъязмаларында шәһәр буларак Болгар исеме очрамый («Бөек Болгар» билгеләмәсе беренче тапкыр XIV йөз азагында барлыкка килә—ул турыда [[Алтын Урда]] хакындагы бүлектә сөйләрбез). «Болгар» сүзе [[Алтын Урда]]га хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, [[Болгар]] әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм [[Әбү Хәмид әл-Гарнати|әл-Гарнатый]] аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.
Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре [[Суар]] булган.