«Почмак» битенең юрамалары арасында аерма

76 байт добавлено ,  6 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
 
{{Портал|Геометрия|Математика|Фән}}
[[Геометрия]]дә ноктадан һәм шул ноктадан чыгучы ике [[нур]]дан торган геометрик фигура '''почмак''' дип атала. '''''Почмакның түбәсе''''' ''О'' хәрефе белән билгеләнсә, ''ОА'' һәм ''ОВ'' нурларын – '''''почмакның яклары''''' дип атыйлар.
[[Почмакның үлчәме]] булып ''ОА'' нурын ''O'' түбәсе тирәли борып ''ОВ'' торышына күчерү зурлыгы тора. Почмакларны [[градус]]лы үлчәү системасы буенча үлчәү берәмлеге итеп [[градус]] – [[нур]]ны аның тулы әйләнешенең 1/360 өлешенә борудан хасил булган почмак алына. Тулы әйләнеш 360 градусны тәшкил итә. Градус 60 [[минут]]ка, минут 60 [[секунд]]ка бүленә.
Ике [[өстәмә нур]] белән ясалган почмак - '''''җәелгән почмак''''' дип йортелә. Җәелгән почмак 180 градуска тигез. Нуль почмак 0 градуска тигез.
Тулы почмак 360 градуска тигез.
 
Уртак ''ОВ'' ягы һәм уртак ''О'' түбәсе булган ике почмак - '''''чиктәш почмаклар''''' дип атала. Бу почмакларның калган ике ''ОА'' һәм ''ОС'' яклары бер-берсенең дәвамы булып тора.
 
Берсен икенчесе өстенә салгач тәңгәл килгән почмаклар - '''''тигез почмаклар''''' дип йөртелә.
 
Түбәләре уртак, бер почмакның яклары икенче почмак якларының дәвамы булып торган ике почмак - '''''вертикаль почмаклар''''' диелә.
 
Үзенең чиктәш почмагына тигез булган почмак - '''''туры почмак''''' дип йөртелә. Туры почмак 90 грудусны тәшкил итә. Туры почмактан кечерәк булган почмакны - '''''кысынкы почмак''''' диләр. Кысынкы почмак 90 грудустан кечерәк була. Туры почмактан зуррак булган почмакны - '''''җәенке почмак''''' диләр. Җәенке почмак 90 грудустан зуррак була.
 
== Чыганаклар ==
849

правок