Шәһит Ходайбирдин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 44:
Башкортстанга ул апрель азакларында күкрәгенә Кызыл Байрак ордены тагып кайтып төшә. Шул ук көннәрдә аны Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Әмма, сәламәтлеге какшау сәбәпле, беркадәр вакыттан рәис урынбасары эшенә күчә. Кыска гына вакыт эчендә (1921 елның 9 декабреннән 1922 елның апреленә кадәр) ул республикада иң югары партия җитәкчесе — РКП(б)ның Башкортстан Өлкә Комитетының җаваплы сәркәтибе була. 1922 елның сентябреннән Шәһит Ходайбирдин — республиканың җир эшләре халык комиссары урынбасары, 1923 елның августыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр — Башкорт АССРның эчке эшләр халык комиссары.
[[Башкортстан (гәҗит)|«Башкортстан»]] гәзитенең редколлегия әгъзасы була.
Ходайбирдин [[башкорт теле]]н гамәлгә кертү Комиссиясен җитәкли. Ул башкорт әдәби теленең нигезенә [[казакълар]] белән укмашып яшәгән тау башкортлары телен салу фикере белән катгый килешми. Башкорт әдәби телен [[татар теле]]ннән ерагайтмау яклы була.<ref>Ш. А. Ходайбирдин, «Ничек итеп язарга» // «Башкортстан», 1924, 8 февраль.</ref>
Шәһит Ходайбирдин 1924 елның 21 декабрендә Мәскәүдә авыр операциядән соң вафат була һәм Уфага алып кайтып җирләнә.
|