Шәһит Ходайбирдин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 32:
1918 елның [[7 март]]ында Шәһит Ходайбирдин РКП (б) әгъзасы итеп сайлана. Шул ук елның 9 июнендә ул Уфа губревкомының мөселман бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Тагын бераздан аны Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариатының комиссия әгъзасы, башкорт бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1918 елның декабреннән — Уфа губернасының [[Минзәлә]] шәһәрендә өяз хәрби комиссары урынбасары, комиссарның тәэминат бүлеге мөдире.
Башкорт милли хәрәкәтен большевиклар ягына аудару өчен күп көч куя. 1919 елда «Кызыл яу» гәзите битләрендә басылган «Башкорт юксылларына» дигән өндәмәсендә ул хәрәкәт юлбашчысы [[Зәки Вәлиди]]не «башкорт ханы» булырга тырышкан [[типтәрләр|типтәр]] дип атаган.<ref>Ш.А. Худайбердин «К башкирской бедноте» // «Кызыл яу», 19 февраля 1919 г. ПереводЦит. по «Очерки по истории Башкирской АССР». Том 2. Институт историй, языка и литературы (Академия наук СССР. Башкирский научный центр), Васильев, С.М - 1966</ref>
1919 елның февралендә Шәһит Ходайбирдинны Уфага чакырып алалар. Апрельдә инде ул — Башкортстанның көньягында хәрәкәт итүче башкорт гаскәрләре составында 1нче башкорт кавалерия дивизионының, арытаба — 2нче башкорт кавалерия полкының комиссары.
|