Мөхлисә Бубый: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Мөхлисә Бубый''' (Нигъмәтуллина Мөхлисә) – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күрен…» |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 3:
== Тормыш юлы ==
Мөхлисә Бубый (Буби) 1869 елда [[Вятка губернасы]] [[Сарапул өязе]] [[Иж-Бубый]] авылында (хәзерге [[Әгерҗе
1885 елдан Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешәләр. Мөхлисә Бубый бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша.
1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Мөхлисә Бубый аның мөдире була.
Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Бубый [[Троицк]] шәһәренә ([[Оренбург губернасы]]) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Бубый
1917 елда аны Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. 1917 елдан [[Уфа]]да эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Бубый шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.
Мөхлисә Бубый «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә [[1937
|